Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ләйсән өчен бәйрәм

15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр илебездә «Ак таяк» («Белая трость») айлыгы уздырыла. Айлык 1970 елның 15 октябреннән Бөтендөнья сукырлар җәмгыяте тарафыннан билгеләп үтелә.

Ак таяк сукыр кеше йөргәнен күрсәтә торган билге буларак кабул ителә. Якын-тирәдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәвен онытмаска, мәрхәмәтле булырга өндәгән мондый айлыклар бик кирәк. Айлык кысаларында без, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова, мәдәни һәм социаль хезмәткәрләр, начар күрүче кызыбыз Ләйсән Шамилова янында булдык.
Безне ул бик шатланып каршы алды, бәйрәм дип, кулларын чәбәкләп, биеп җибәрде. Әле яңарак кына Ләйсәнне өйгә килеп укыта башлаганнар. Чаллы педагогия университетында читтән торып белем алучы Ләйсән Мулланурова кызны укытырга алынган. Тынгысыз, тырыш укытучы апасы аны бик матур итеп шигырләр сөйләргә, төсләр аерырга, санарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәтә. Ләйсән, бик теләп, өйрәнгән һөнәрләрен безгә дә күрсәтте: шигырьләр сөйләде, матур итеп җырлады. Очрашу азагында уен да уйнадык.
Ләйсәннең әнисе безне тәмле бәлешләр, тортлар, кайнатмалар белән сыйлады. Илнур белән Гөлчәчәк Шамиловларның балкып, нур чәчеп торган йорт эчләре күзе начар күргән Ләйсәнгә көйләнгән: өй матчасына беркетелгән атынгычта Ләйсән күз иярмәслек тизлектә күнегүләр ясый, янда гына сикереп уйнар өчен батут, өйнең һәр бүлмәсендә тавыш көчәйткечләр белән компьютер тора. Төрле мультфильмнар, аудиоязмалар баланың зиһенен үстерү, белемен арттыруга юнәлдерелгән. Үзе дә кул эшләре остасы булган Гөлчәчәк ханым кызы белән төрле уенчыклар да ясый. Алар ясаган кул эшләнмәләре безнең мәдәният йортында уздырылган һәр чараның күркәм бизәге булып торалар. Узган елларда да Ләйсәнгә районда һәр елны уздырыла торган «Игелек кыл!» хәйрия фондыннан ярдәм булган иде. Быел аның тешләрен дәвалау өчен акча бүлеп бирелде. Моның өчен гаилә бик рәхмәтле.
Флүзә Сәлимова, китапханә мөдире.
Боерган авылы.

 / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев