9 октябрь 2019 яңалыклары
-
Сезнең гомер – зур байлык
1 октябрьдә – Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Байбүләк, Иске Теләнче, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк авылларында 55 елдан артык бергә гомер итүче 7 парны котлау һәм бүләкләү булды. Ярты гасырдан артык тату гаилә булып яшәүче парларга район башлыгы исеменнән ЗАГС хезмәткәрләре котлау хаты һәм затлы бүләк тапшырдылар.
-
Өйрәнергә дә өйрәнергә!
4 октябрь көнне Казан шәhәренең «Корстон» күңел ачу үзәгендә Россия, республика матбугат хезмәткәрләре өчен семинар узды. Аны «Аргументы и факты» газетасының шеф-редакторы Владимир Шушкин алып барды. Ул журналистлар белән социаль челтәрләрдә эшләү серләре турында фикерләрен уртаклашты. Социаль челтәрләр эше буенча Россия тәҗрибәсен өйрәнүдә газетабызның баш редакторы Резида Юсупова hәм яшь журналистыбыз Алена Фазылова катнашты.
-
Әби-бабайларның «белемнәрен» сынадылар
Шилнәбаш авылында Өлкәннәр көнен авыл китапханәсе мөдире, шул ук вакытта пенсионерлар һәм инвалидлар советы рәисе Нурзилә Бариева ачты.
-
Бергәләп үсәрбез
«Урман утырту көне» акциясе кысаларында бу көннәрдә районның барлык авыл җирлекләрендә актив рәвештә агач утырту бара. Шул рәвешле авыл җирлекләренең парк зоналарында, урман, чишмәләр, мәчет, зиратлар янында яшь агач үсентеләре тамыр җәя башлады. Бу акция алга таба да дәвам итәчәк. Әлеге игелекле эштә урманнарны саклап калуга битараф булмаган һәр кеше катнаша ала.
-
Очсызрак бәядән язылып калыгыз!
2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу бара. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була. 3 октябрьдән газетага ташламалы язылу игълан ителгән иде. Акция 13 октябрьгә кадәр дәвам итә. Газетабызга очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз.
-
Лаеклы бәйрәм
Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан кичә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.