Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сезнең гомер – зур байлык

1 октябрьдә – Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Байбүләк, Иске Теләнче, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк авылларында 55 елдан артык бергә гомер итүче 7 парны котлау һәм бүләкләү булды. Ярты гасырдан артык тату гаилә булып яшәүче парларга район башлыгы исеменнән ЗАГС хезмәткәрләре котлау хаты һәм затлы бүләк тапшырдылар. 

Байбүләк авылында 62 ел бергә матур гомер кичерүче Әнисә Гәрәй кызы белән Әскәр Мөхлисулла улы Хәбибуллиннар гомер буе туган җирләрендә намуслы хезмәт белән яшәгәннәр. Әскәр ага – тыл ветераны, тракторда, лесхозда эшләгән. Фәния апа гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да тормышта үз юлын тапкан. Әскәр Мөхлисулла улының бертуган энесе Әзһәр дә гаилә җанлы ил агасы. Байбүләк авылында 57 елдан артык бергә гомер итүче Фәния Мөхәррәм кызы белән Әзһәр Мөхлисулла улы Хәбибуллиннар терлекчелектә эшләгәннәр. Дүрт балаларын да хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Уллары өй салып башка чыккан – гаиләсе белән күршедә генә яши. 
Иске Теләнче авылында 57 ел бергә тату гомер итүче Фәнәдия Галимҗан кызы белән Рәфгать Сәгъдәт улы Фәтхуллиннар гомер буе терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Фәтхуллиннар дүрт кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызлары әти-әниләре үрнәгендә авыл тормышын үз иткәннәр. Алар Иске Дөреш авылында яшиләр. 
Иске Теләнче авылында 58 ел бергә гомер итүче Саҗидә Газиз кызы белән Флер Хәсән улы Хәсәновлар ирле-хатынлы терлекчелек тармагында хезмәт куйганнар. Тату гаиләдә үскән дүрт балалары тормышта үз юлларын табып, намуслы хезмәт белән яшиләр. 
Күктәк Мирсәет авылында 57 ел тату гомер кичерүче Тәкыябану Хуҗи кызы белән Мөдәрис Солтангали улы Мингалиевлар намуслы хезмәт белән тормыш иткәннәр. Аларның өч уллары да, чын мәгънәсендә, җир уллары. Айдар – фермер, Илдар КФХда абыйсы белән кулга-кул тотынып эшли, Илшат «Кама» агрофирмасында тракторчы. Кызлары Чаллыда яши. 
Күктәк Мирсәеттә 55 ел матур гомер итүче парлар Анна Яковлевна белән Гыйльмулла Хәмәт улы Якуповлар ирле-хатынлы терлекчелектә эшләгәннәр. Белоруссиядә туып-үскән Анна Күктәк Мирсәет килене булган. Эш-гамәле, үз-үзен тотышы белән дә үрнәк ханым Сабантуй мәйданнарын татар һәм рус җыр-моңнарына күмә. Якуповлар өч ир бала һәм бер кыз үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар. 
Яңа Бүләк авылында 65 ел бергә гомер итүче Кифая Нури кызы Әхмәтҗанова белән Закирҗан Әхмәтҗан улы Гыйззәтуллин – тыл ветераннары. Закирҗан Әхмәтҗан улына бала вакытында репрессия авырлыгын күтәрергә туры килгән. Закирҗан ага туган җиренә тугры булып калган. Ул терлекчелектә, халыкны газ баллоннары белән тәэмин итүдә хезмәт куйган. Кифая Нури кызы колхозда да, сөт җыючы булып та эшләгән. Алар өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Чаллыда яшәүче балалары һәр атна саен Яңа Бүләккә кайтып, әти-әниләренең хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.
Иске Теләнче авылында 57 ел бергә гомер итүче Клара Әбүбәкер кызы белән Сәгыйдулла Салих улы Салиховлар да тырыш хезмәт белән яшәгән үрнәк пар. Клара Әбүбәкер кызы гомере буе почтада хезмәт куя. Сәгыйдулла Салих улы тракторда эшли. Салиховлар кыз һәм улларын илгә-көнгә файда китерә торган кешеләр итеп үстергәннәр.
Тату, үрнәк гаилә – җәмгыятебезнең иң олы байлыгы. Аксакаллар һәм ак әбиләр – хөрмәткә лаек өлкәннәр. Икмәккә бай Тукай районы ярты гасырдан артык тату яшәүче, уңган-булган тырыш гаиләләргә дә бай булуы белән сөендерә. 

Фотолар район ЗАГС бүлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X