Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйрәнергә дә өйрәнергә!

4 октябрь көнне Казан шәhәренең «Корстон» күңел ачу үзәгендә Россия, республика матбугат хезмәткәрләре өчен семинар узды. Аны «Аргументы и факты» газетасының шеф-редакторы Владимир Шушкин алып барды. Ул журналистлар белән социаль челтәрләрдә эшләү серләре турында фикерләрен уртаклашты. Социаль челтәрләр эше буенча Россия тәҗрибәсен өйрәнүдә газетабызның баш редакторы Резида Юсупова hәм яшь журналистыбыз Алена Фазылова катнашты. 

Социаль челтәрләр кешелек яшәешенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Инде Facebook, Вконтакте, Твиттер, Instagram челтәрләре, Youtube каналлары көндәлек тормышта мөhим урын алып тора. Анда көн дә тормыш кайный. Һәр минут, секунд саен фоторәсемнәр, видеоязмалар, яңалыклар, меңләгән комментарийлар чыга. Алар арасында көндәшлек тә көчле.
– Статистика күрсәткәнчә, соңгы вакытта бу платформалар популярлыгын югалта бара, чөнки кулланучылар күбрәк мессенджерларга өстенлек бирә, – дип фикерен җиткерде Владимир Шушкин. 
Заманча технологияләр шаукымына ияреп кешеләр басма матбугат чыганагыннан да читләшә бара. Тик халык шуны истә тотарга тиеш – басма матбугатта мәгълүмат төгәл, закон кануннары нигезендә һәм даими рәвештә бастырыла. Ә интернет челтерләрендә очраклы, тикшерелмәгән мәгълүмат бихисап. Шуңа күрә газеталарны бастыру, аларны югалтмау, шул ук вакытта интернет сайтларын, челтәрләрен алып бару эше бүген көн кадагында, ди Мәскәү кунагы. 
Семинар барышында Владимир Шушкин «Аргументы и факты» газетасы үрнәгендә ачык мисаллар китерде. Яңалыкларны төрле форматта бирүгә, аларны челтәрләрдә тиешле вакытта урнаштыруга да игътибарны юнәлтте. Мәгълүмат кыска да, кызыклы да, укылышлы да булырга тиеш дип саный ул. 
Семинарда катнашучылар белгечкә үз сорауларын бирде. «Аргументы и факты» газетасының шеф-редакторы барысына да җавап бирергә тырышты. Журналистыбыз Алена Фазылова биргән «Интернет хезмәте җитәкчесе буларак, читтән торып эшләүче белгечләр эшенә карашыгыз нинди?» дигән сорауга Мәскәү кунагы уңай карашта булуын белдерде. Хәзерге заманда мәгълүматны да сатып алу тенденциясе көчле икәнлеген ассызыклады.
Шушы ук көнне Бөтенроссия журналистларының «Многоликая Россия» ХII конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу бәйге республикада ел саен «2014-2021елларга ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Аны милләт эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә ашыра. Быел конкурска 56 төбәктән 1234 журналист эше тәкъдим ителгән. Әлеге конкурста безнең редакция дә милли темага язылган «Уйна, Тукай гармуны!», «Тукай чәкчәге», «Мин керәшен, ул татар – без бәхетле», «Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш», «Ак калфак Тукай җирендә», «Ишегалды тулы тарих» кебек 10лап мәкаләне тәкъдим итте. Кызганыч, бу юлы җиңүчеләр арасында без юк. Тик без күңелебезне төшермичә, җиңүгә омтылып эшләвебезне дәвам итәчәкбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X