Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бергәләп үсәрбез

«Урман утырту көне» акциясе кысаларында бу көннәрдә районның барлык авыл җирлекләрендә актив рәвештә агач утырту бара. Шул рәвешле авыл җирлекләренең парк зоналарында, урман, чишмәләр, мәчет, зиратлар янында яшь агач үсентеләре тамыр җәя башлады. Бу акция алга таба да дәвам итәчәк. Әлеге игелекле эштә урманнарны саклап калуга битараф булмаган һәр кеше катнаша ала.

Үткән җомга Кече Шилнә авыл җирлеге янәшәсендә урнашкан урман полосасы сизелерлек киңәйде – биредә 3 мең төпкә якын нарат утыртылды. Бу игелекле эшкә Тукай районы башлыгының инвестицион проектлар буенча урынбасары Илфак Бариев, Кече Шилнә авыл җирлеге коллективы, мәктәп директоры, укытучылар, өлкән сыйныф укучылары, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, Чаллы шәһәре педагогия институтының «Эко-отряд» хәрәкәте әгъзалары һәм башка үзләре теләп килгән кешеләр кушылды. Барлыгы 70тән артык кеше җыелды.
2017 елда әлеге урман каты давылдан зыян күргән булган – сау-сәламәт агачлар сынган, ауган. «Шуңа күрә югалтуларны тулыландыру – мөһим чара», – ди Алабуга урманчылыгының Тукай районы участок урманчысы Ирек Сафин.
Нарат үсентеләре Алабуга урманчылыгыннан китерелде. Акциядә катнашучылар әлеге үсентеләрне саклап, тиешле таләпләргә туры китереп утыртырга тырышты. Урман аланы ул көнне кырмыска оясын хәтерләтте: кемдер чокыр казый, кемдер агач утырта, кемдер су ташый. Урманчылар эшнең башында торды. Бу аңлашыла, алар бу эштә үрнәк булырга тиеш. Ике сәгать эчендә берсеннән-берсе матур кечкенә наратлар рәт-рәт булып тезелде.
– Мин әлеге акциядә катнашуыма бик шат, күңелдәге хисләрне әйтеп аңлатырлык түгел. Наратларны классташлар белән карап, су сибеп торырбыз, – ди 10нчы сыйныф укучысы Дмитрий Ногуманов.
– Мин ел да әлеге акциядә катнашам. Еллар үткәч, балаларыма һәм оныкларыма бу аланда мин утырткан агачлар турында сөйләячәкмен, – ди 8нче сыйныф укучысы Гүзәл Ягъфәрова.
Акция барышында, үсентеләр утыртылудан тыш, урман территориясе чүп-чардан чистартылды, шулай ук корыган агачлар киселеп өемнәргә өелде.
– Әлеге акциянең максаты урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны «табигатьнең яшел үпкәсе»н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен экологик хәл дә яхшыра бит, – ди Ирек Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев