9 август 2015 яңалыклары
-
Этләр талау очраклары булып тора, талпан кадалудан да сак булу кирәк
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, үткән атнада районда эчәк инфекциясе йоктыруның 4 очрагы теркәлгән. Авыручыларның һәммәсе дә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар. 108 кеше респиратор вирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 60ы - балалар. Районда өч кешене урам этләре, берсен йорт мәчесе тешләү очраклары теркәлгән. Зыян күрүчеләргә шунда ук медицина ярдәме...
-
«Диалог» оешмасы төзекләндергән биналар ерактан ук үзенә җәлеп итә
Районның төзелеш тармагын киң колачлаган тагын бер оешма - «Диалог» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Бездә ул эшчәнлеген 2007 елдан бирле алып бара. Нигездә, торак йортларда һәм социаль объектларда капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә. Мөмкинлек булганда биналар төзергә дә алына. Еллык эш күләмен 10 млн сумнан башлаган компания, һәр елны үсә барып,...
-
«АвтоСтройИнком»: районның төзелеш базарында унбиш ел
Районда кайсы гына төзелеш һәм ремонт объектына чыкма, «АвтоСтройИнком» эшчеләренә юлыгасың. Нибары 35 кешене берләштергән әлеге оешма елына районның 25ләп эре объектында булырга өлгерә. Авыл җирлекләре соравы буенча башкарган вак ремонт эшләре дә бихисап. «АвтоСтройИнком»ның төп эшчәнлеге - торак йортларда, социаль объектларда капиталь ремонт үткәрү. Соңгы вакытта оешма шәхси йортлар...
-
Төзүчеләр көне белән!
Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан төзүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы хезмәтләрдән санала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар...