Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этләр талау очраклары булып тора, талпан кадалудан да сак булу кирәк

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, үткән атнада районда эчәк инфекциясе йоктыруның 4 очрагы теркәлгән. Авыручыларның һәммәсе дә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар. 108 кеше респиратор вирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 60ы - балалар. Районда өч кешене урам этләре, берсен йорт мәчесе тешләү очраклары теркәлгән. Зыян күрүчеләргә шунда ук медицина ярдәме...

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, үткән атнада районда эчәк инфекциясе йоктыруның 4 очрагы теркәлгән. Авыручыларның һәммәсе дә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар. 108 кеше респиратор вирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 60ы - балалар.

Районда өч кешене урам этләре, берсен йорт мәчесе тешләү очраклары теркәлгән. Зыян күрүчеләргә шунда ук медицина ярдәме күрсәтелгән. Шул ук вакытта талпан кадалу очраклары теркәлә тора. Әлеге уңайдан Кече Шилнәдә яшәүче берәү медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Июнь ахырыннан атна саен район сулыкларында лаборатор тикшерүләр уздырыла. Новотроицкое авылы янындагы Челнинка, Кече Шилнәдәге Шильнинка, Бәткенең Кама һәм Иске Җирекле авылындагы Мәләкәс елгаларыннан алынган суны тикшергәннән соң, анда зарарлы микроорганизмнарның булмавы, су сыйфатының начар түгеллеге ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев