Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«АвтоСтройИнком»: районның төзелеш базарында унбиш ел

Районда кайсы гына төзелеш һәм ремонт объектына чыкма, «АвтоСтройИнком» эшчеләренә юлыгасың. Нибары 35 кешене берләштергән әлеге оешма елына районның 25ләп эре объектында булырга өлгерә. Авыл җирлекләре соравы буенча башкарган вак ремонт эшләре дә бихисап. «АвтоСтройИнком»ның төп эшчәнлеге - торак йортларда, социаль объектларда капиталь ремонт үткәрү. Соңгы вакытта оешма шәхси йортлар...

«АвтоСтройИнком» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте районның төзелеш һәм ремонт тармагында 15 ел эшли. 2005 елга кадәр ул «СтройСервис» исеме белән аталган. Әлеге фирманы да «АвтоСтройИнком»ның бүгенге генераль директоры Ришат Хәбибуллин һәм аның энесе, бүген «АвтоСтройИнком»да генераль директор урынбасары Илшат Хәбибуллин бергәләп оештырганнар, гамәлгә куйганнар. «СтройСервис» вакытында ук алар районның торак-милекчелек ширкәтләре, идарә компанияләре, һәм, ниһаять, халык алдында үзләрен күрсәтә алганнар. Бүген «АвтоСтройИнком» районның төзелеш базарында үз урынын тапкан һәм аңа бернинди икеләнүләрсез бу тармактагы эшләрне ышанып тапшыралар икән, бу күп еллар дәвамында тир түгеп яуланган хезмәт нәтиҗәсе. «Без төп эшчәнлегебезне Тукай районында алып барабыз. Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында ел саен уртача 30 млн сумлык эш башкарабыз. Эш күләме, заказлар саны һәр елны тотрыклы кала бирә. Программа гамәлдә булганда, бу эштән читкә тайпылмабыз дип уйлыйм», - ди Ришат Габделмәҗит улы. Шулай ук, мөмкинлекләре булганда, якын-тирә районнарга да чыгалар.

Компаниянең түбә ябу, фасад эшләре, канализация һәм салкын су торбаларын алыштыру, подъездларны, подвалларны ремонтлау буенча аерым бригадалары бар. Бинаны төзекләндерүгә алынганнар икән, башыннан ахырына кадәр үзләре башкаралар. Бүгенге көндә «АвтоСтройИнком» «Татарстан» совхозы поселогында, Бәткедә, Бикләндә, Иштирәктә торак йортларда, Кече Шилнә мәктәбендә капиталь ремонт үткәрә, Мәләкәс балалар бакчасында түбә яба, Түбән Суыксуда мәдәният йортын төзекләндерә, Яңа поселогында һәм Түбән Суыксуда спорт мәйданчыклары төзи, шулай ук Сарман районында берничә мәктәптә төзекләндерү эшләре алып бара, районның ун җирле пунктында фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлады, Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында обелискларны төзекләндерде. Нибары өч дистәгә якын эшче белән мондый эре объектларны колачлау, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә, эшне оештыра белүне сорый. «Эшне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкаруны безнең компания төп максат итеп куя. Эшчеләребез ремонттан соң бинаның нинди төс аласын күз алдына китереп, объектны кайсы вакытта тапшырасыларын анык белеп эшли. Төзелештә иң мөһиме күңел биреп эшләү дип саныйм мин. Гомумән, бу сыйфат һәр тармакта да беренче урында торырга тиеш, минемчә. Үзебез дә канәгать, ә иске йортларының ничек үзгәрүен күргән райондашлар ничек шат! Алардан рәхмәт сүзләре ишетү үзе генә дә ни тора!» - ди генераль директор.

Төзелеш материаллары белән тәэмин ителешкә килгәндә исә, «АвтоСтройИнком»ның инде сыналган партнерлары бар. «Александр-Лес», «Ярославские краски», «Нурсиб», «Карат-Терминал», «Строительный двор» сәүдә компанияләре, Мөслим төзелеш оешмасы әнә шундыйлардан. Форсаттан файдаланып, «АвтоСтройИнком» җитәкчелеге аларны Төзүчеләр көне белән котлый, хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итүне тели.

Төзүчеләр көнендә «АвтоСтройИнком» җитәкчелеге иң беренче чиратта үз коллективына иң изге теләкләрен җиткерә. Ришат Хәбибуллин күп еллар дәвамында компаниягә хыянәт итмәгән, авырлыкларны бергә кичергән хезмәттәшләре белән горурлана. Андрей Стешенко җитәкчелегендәге смета бүлегенә, баш хисапчы Ирина Удаловага, җитештерү-техник бүлек җитәкчесе Василий Шишковка, тәэминат бүлегенә, эшчеләрнең төп составына - Оксана Рамазановага, Александр Персияновка, Раил Әһлетдиновка, Рамис Сафинга, Александр Быковка, Владислав Ермолаевка олы рәхмәтен белдерә.

Бүген «АвтоСтройИнком»да урак өсте дисәң дә ялгыш булмастыр. Чөнки сезон ахыры. Август башында алар биналарны тапшырырга тиешләр. Шуңа күрә эшчеләргә ял көннәрендә дә чыгарга туры килә. Директор үзе дә һәр көнне объектларны йөреп чыга. Һәр эшче белән кул биреп күрешә, хәлләрен сораша. «Кадрларны саклау мөһим, безнең тармакта эшнең нечкәлекләрен тулысынча белгән осталарны табу бик кыен. Һөнәри бәйрәм көнебездә барлык хезмәттәшләремә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев