Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Диалог» оешмасы төзекләндергән биналар ерактан ук үзенә җәлеп итә

Районның төзелеш тармагын киң колачлаган тагын бер оешма - «Диалог» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Бездә ул эшчәнлеген 2007 елдан бирле алып бара. Нигездә, торак йортларда һәм социаль объектларда капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә. Мөмкинлек булганда биналар төзергә дә алына. Еллык эш күләмен 10 млн сумнан башлаган компания, һәр елны үсә барып,...

Компания шулай ук зур түгел - нибары 20ләп кешене берләштерә. Оешкан елында «Диалог» Яр Чаллыдагы объектларда эшли. Аннары, бер елдан, Тукай районы территориясенә үтеп керә. Фирманы аның бүгенге җитәкчесе Урал Ильясов үзе оештыра, үзе гамәлгә куя. Эшмәкәрлекне ул пластик тәрәзәләр ясау һәм куюдан башлаган була. Аннары әлеге бизнесны улы Эльдарга тапшырып, үзе төзелешкә кереп китә. Әйтергә кирәк, Урал Тимерхановичның олы улы Руслан да бүген төзелеш өлкәсендә үз эшен булдырган. Шәһәрдә үзенең субподряд оешмасы бар.

Быел «Диалог»лылар Яңа поселогында, Комсомолецта, Яңа Бүләктә, Бордыда - берешәр, Калмашта күпфатирлы ике йортка капиталь ремонт ясадылар. Инде күп эшләр төгәлләнгән. Ремонтның барлык төрләрен «Диалог» егетләре үзләре башкаралар, субподрядчыларга мөрәҗәгать итмиләр. Түбә ябу, фасад эшләре, канализация, су торбаларын алыштыру, подвалларны тәртипкә китерү кебек эшләргә алар курыкмыйча алыналар.

Социаль объектларга килгәндә, бүгенге көндә «Диалог» Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында өстәмә төркем төзи, Яңа поселогы мәктәбенең спортзалын ремонтлый. Әйтергә кирәк, әлеге спортзал яңа төр технология буенча эшләнә. Дизайнны да Урал Ильясов үзе эшләгән. Шулай итеп, сентябрьдә поселок укучылары районның башка мәктәпләрендә булмаган заманча спортзалга аяк басачак.

«Диалог» җәмгыятенең эш географиясе Тукай районы белән генә чикләнми. Бүген ул Яр Чаллыда идарә компаниясенә офис төзи, узган ел Түбән Камада колледж һәм техникумда җылыту системасын ясаган, Алабугада колледжда төзекләндерү эшләре башкарган, «Уңайлы мохит» программасында катнашып, Азнакайда инвалидлар һәм картлар йортында ремонт үткәргән.

Киләчәктә предприятиенең үзен яңа юнәлештә сынап карау исәбе дә бар - шәхси торак йортлар төзеп сатарга уйлый ул.

«Хезмәт юлымны энергетик һөнәреннән башласам да, язмыш сукмаклары мине төзелеш тармагына алып кереп китте. Һәр көнне төзүчеләрем белән очрашмасам, ким дигәндә ике-өч объектта булмасам, күңелгә нидер җитмәгән кебек тоела. Төзүче эшен бик кирәкле, шул ук вакытта бик җаваплы һөнәр дип саныйм», - ди Урал Ильясов.

Предприятие директоры барлык хезмәттәшләрен чын күңелдән бәйрәм белән тәбрикли, сәламәтлектә һәм иминлектә гомер итүләрен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев