Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзүчеләр көне белән!

Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан төзүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы хезмәтләрдән санала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар...

Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм.

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан төзүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы хезмәтләрдән санала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар җиткерелде, гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр, торак йортлар, ФАПлар төзекләндерелә. Дәүләт программасы кысаларында Сосновый Бор поселогында яңа балалар бакчасы сафка басачак, республика программасы буенча Круглое Поле ял итү зоналарын реконструкцияләү бара, шул ук поселокта яңа ФАП эшли башлады. Республика президент программасы кысаларында Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында спорт мәйданчыклары да төзелә. Боларның барысы да сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә башкарыла.

Хөрмәтле төзүчеләр! Без сезнең йөрәк җылыгызны кушып төзегән йортларда яшибез. Рәхмәт барысы өчен дә. Эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев