9 февраль 2015 яңалыклары
-
Тукай районының мәктәп укучылары экскурсияләргә йөри
"Җитештерү өлкәсендә туризм " проекты кысаларында Тукай районы мәктәпләре төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Бу чараның максаты -төрле һөнәр ияләренең эше турында укучыларның күзаллавын формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү. Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә...
-
Тукай районында 6 табиб Халыкара стоматолог көнен билгеләп үтә
Бүген Халыкара стоматологлар көне - 9 февральдә бар планетадагы теш табиблары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тукай район хастаханәсендә өч стоматолог эшли. Алар арасыннан иң тәҗрибәлесе - Марат Мәүләви улы Мәсләвиев биредә инде 31 ел дәвамында пациетларны дәвалый. Бәтке, Күзкәй авылларында да белемле һәм тырыш табиблар медицина ярдәме күрсәтә. Татарстан поселогындагы...
-
"Авылым оныклары" бәйгесе дәвам итә
Социаль челтәрләрдә күптөрле гаҗәеп фотолар арасында менә мондые да бар. Рәсемдәге танк кебек иҗат җимешләре игътибарны зурлыгы, чынга ошаган булуы белән генә җәлеп итми, кешеләрнең бу эшкә бик күп тырышлык, вакыт сарыф итүләре белән дә шаккаттыра. Мөгаен, мондый зур сын балалар , оныклар өчен эшләнгәндер, дигән фикер туа. Тукай районында...
-
Янгын гидрантларын кар астыннан табу өчен авыл кешеләренең ярдәме кирәк
Җирле пунктларда су челтәрләрендә урнаштырылган янгын гидрантларының күпчелеге быел кыш явым-төшем күп булу аркасында кар астында калды. Шуңа күрә авылларда ут чыгу очраклары булганда янгын сүндерү машиналарына аларны эзләп табу бик кыенга туры килә. Янгын гидрантлары урамнардагы су челтәрләрендә якынча 400 метр арага бер урнашкан. Комсомолец поселогындагы янгынга каршы көрәш...
-
Түбән Суыксуда хоккейчылар ярышты
Узган шимбәдә Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде. барлык уенчылар арасыннан иң...
-
Тукай районы "Татарстан" поселогында яшәүче Мария Федотовага 100 яшь тулды
"Татарстан" совхоз поселогында яшәүче Мария Федотованың 100 яше тулды. Паспортына туган көне 8 февраль дип язылса да, чынлыкта 26 гыйнварда туганмын, ди Мария Владимировна. Әбекәйгә күз тимәсен, бүгенгәчә үз аягында, үз көчендә. Үзен гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Васил Хаҗиевны үзләре яшәгән фатирның түр бүлмәсендә, аягүрә басып каршы...
-
“Чаңгы юлы -2015” акциясендә Тукай районында 3 меңнән артык кеше катнашты.(+фотолар)
7 февраль көнне Тукай районында Россиякүләм чаңгы ярышлары узды, анда 3 меңнән артык спорт яратучы катнашты. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев хәбәр итте. "Россия чаңгы юлы"- 1982 елдан бирде үткәрелүче традицион ярыш. Быел ул кышкы спорт төрләре үсешенә китергән Сочидагы Олимпия кышкы...