8 июнь 2019 яңалыклары
-
Сабантуйдан нәрсә көтәсез?
Сабантуйдан нәрсә көтәсез?
-
Яшь батырлар Сабантуйга әзерләнә
Үсмер чакта энергия ташып тора. Нидер эшлисе, үзеңә бер шөгыль табасы килә. 12-15 яшьләр тирәсендә нәкъ менә шундый талпынып алган чак була. Димәк, бу энергияне юкка гына сарыф итәргә ярамый, ә файдалы эшкә яки берәр хоббига багышларга кирәк.
-
«Якты юл»га язылучыга – Сабантуйда смартфон!
Татар халкының гореф-гадәте буенча Сабантуйга килгән һәркем ниндидер бүләк өмет иткән. Бик тә бүләк отасы килгән кеше бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәгән. Әлеге матур гадәт елдан-елга күчеп, күңелләрне җылытып торган. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы быелгы Сабантуйга да бүләкләр белән бара.
-
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!
Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм һәм 9 июньдә, якшәмбе көнне, Кызыл Байрак авылы янындагы район Сабантуена чакырам.