Яшь батырлар Сабантуйга әзерләнә
Үсмер чакта энергия ташып тора. Нидер эшлисе, үзеңә бер шөгыль табасы килә. 12-15 яшьләр тирәсендә нәкъ менә шундый талпынып алган чак була. Димәк, бу энергияне юкка гына сарыф итәргә ярамый, ә файдалы эшкә яки берәр хоббига багышларга кирәк.
Мисал өчен, Теләнче Тамак авылында татарча көрәш буенча түгәрәк эшләп килә. Вакытны кызыклы гына түгел, ә файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән түгәрәк ул. Бүген анда 20гә якын яшүсмер милли көрәш серләренә төшенәләр.
Яшүсмерләр белән районда күпләргә таныш булган көрәшче Артур Җиһаншин шөгыльләнә. Ул – республика, Россия күләмендә Тукай районын таныткан, Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирының өч тапкыр батыры булган спорт остасы. Тукай һәм якын-тирә районнарда узган Сабантуйларда бик күпләгән тапкыр баш батыр булып калган егет. Артур җиңеп алган тәкәләрнең санын бер кеше дә төгәл әйтә алмас. Сезонга якынча биш тәкәдән дә ким булмады, ди ул.
– Артур үзе спорт залы бусагасын беренче мәртәбә 10 яшендә атлап керде, – дип искә ала аның тренеры Рамил Закиров. – Ул миңа үзенең эш сөючәнлеге белән ошады. Җиңелсә дә бирешмәде, бер дә боегып, зарланып утырмады, тырышты-тырмашты. Бөтен физик күнегүләрне дә чын күңеленнән башкарды. Үз өстендә эшләде, көрәште, үз дигәненә ирешә торганга әйләнде. Аның җиңә алмадым дип, беркайчан да туры өенә кайтканы булмады. Спорт залына ашыга иде ул, – ди тренер.
Бүген Артур үз белемен, күнекмәләрен, техникасын яшүсмерләргә тапшыра. Аларны чыдам, сабыр, көндәшенә карата кешелекле булырга өйрәтә.
– Көрәш белән шөгыльләнгән егетләр үзләрендә ихтыяр көче туплыйлар, ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат куялар. Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта аларның характерлары ныгый. Үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. Яхшы көрәшче булыр өчен бик күп тырышырга, күнекмәләр ясарга һәм файдалы ризыклар ашарга кирәк. Көрәшкәндә дөрес алымнар кулланырга, кызмаска, техниканы үтәргә кирәк, – ди Артур.
– Көндәшеңнең биленә сөлге урап, аны күтәреп аркасына салу үзе ни тора бит. Җиңгән һәм җиңелгән чаклар да була инде. Җиңсәм шатланам, горурлану хисе туа. Җиңелгәндә көрәшне ташлыйм дигән чаклар булгалый. Ләкин бер-ике көн кәефсезләнеп йөргәннән соң, яңа көч белән залга шөгыльләнергә барам», – дип фикерен уртаклаша яшь көрәшче Шәүкәт Лотфуллин.
Бүген көрәшчеләр өчен үтә кызу чор – Сабантуй якынлаша. «Әлеге бәйрәмне кайсы батыр гына көтеп алмый икән. Көрәш элек-электән Сабантуйның күрке булган. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр халык төп мәйдан – көрәш мәйданын күзәткән. Ел буена тупланган белемнәр, җиңүләр егетләрне шушы көнгә якынлаштыра, җиңүгә ышаныч бирә», – ди тренер Артур.
Ел буена көч туплап, әзерләнеп, татар халкының милли бәйрәмендә абсолют батыр булып, тәкә алырга күпләр хыяллана. Шуның өстенә, әлеге ярышлар яшь көрәшчеләрне чыныктыра, көндәшләр генә түгел, инде дуслар булып та өлгергән көрәшчеләр белән берләштерә. Әлеге ярышларда алар, чын мәгънәсендә, келәм тоткан спортчылар булып җитлегәләр. Чемпион исемнәрен яклыйлар.
– Кулыңа сөлге тотып келәмгә чыгарга беркайчан да соң түгел. 5 яшьтәме, әллә 18 яшьтә көрәшә башлыйсыңмы – аермаы юк. Күнекмәләрне даими эшләсәң, спортка карата мәхәббәт булса, кулыңны селтәмәсәң, чемпион булу мөмкинлеге бар, – ди Артур Җиһаншин.
Димәк, көрәш залына ишекләр ачык, дустым. Бәлки, нәкъ менә син Раббани Шәрипов яки Рәкыйп Хәмитов дәвамчысыдыр.
Фото Артур Җиһаншинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев