7 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Кышкы матурлык» – 4 нче катнашучы Ландыш Сабирова
Теләнче Тамактан Ландыш Сабирова безгә искитмәле кул эшләнмәләрен фотога төшереп җибәргән. Аңа 31 яшь. Үзе турында ул болай яза. Минем яраткан кул эшләрем (хобби) бик күп. Шуларның берсе - бәйләү һәм рәсем ясау. Бәйләнгән курчакларымда минен кул җылысы, барысын да бик яратып, күңел биреп ясыйм. Рәсемнәрем майлы буяулар белән ясалган,...
-
Ватанны сөю изге хис: истәлекләрне һәрдаим барлап торыйк...
«Якты юл» газетасының 27 октябрь санында «Өчпочмаклы солдат хатлары» дигән мәкалә басылып чыкты. Хәтер чоңгылында газиз истәлек булып саклана торган хатирәләрне кузгатты ул очрашу. Үзем дә катнаштым мин анда, аны оештырган хезмәттәшем - Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Ахун кызы Шәйхнуровага рәхмәт хисләре белән уйларга чумып кайттым. Ил азатлыгы өчен...
-
Күперле халкы бик сөенде
Күперле авылына элек тә баргалаган бар иде. Танылган гармунчы Рәфыйк Дәминовларда берничә тапкыр сыйланып та кайтканым булды. Гармунчысы булган авылны мин үзем бәхетлегә саныйм. Ә Рәфыйк үз эшенең остасы иде. Туйлар, төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәргәндә мәдәният хезмәткәрләренең иң олы ярдәмчеләре гармунчылар бит. Ансыз бик авыр булыр дип уйлаган идем. Кирәк...
-
ПУТИННЫҢ БЕРЕНЧЕ БАЛА ӨЧЕН ПОСОБИЕСЕ НИЧӘ СУМ ТӘШКИЛ ИТӘ ҺӘМ НИНДИ ГАИЛӘЛӘРГӘ БИРЕЛӘЧӘК?
"Әлегә Россия Федерациясе күләмендә норматив-хокук документлары юк, Татарстанда бу пособиенең ничек исәпләнәчәге һәм ничек түләнәчәге турында берни дә әйтә алмыйбыз» - дип аңлаттылар ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. Ләкин шунысы мәгълүм: пособие төбәктәге узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләмендә түләнәчәк. Пособиене беренче балалары 2018 елның 1 январеннән соң туган...
-
ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде
Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш. Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде. «Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим...
-
Баклажанда пицца
Кирәк: 1әр баклажан, помидор һәм сосиска, 50 г каты сыр, 1 чәй кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч. Баклажанны 1 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. Савытка салып, аз гына тоз сибәргә һәм 15-20 минут тотарга. Баклажан түгәрәкләрен пергамент кәгазь җәелгән өслеккә куеп, 5 минут пешерергә. Сосисканы...
-
«Юридик, психологик яктан кыен хәлдә калган инвалидлар күп»
Тукай районында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар, очрашулар дәвам итә. Әлбәттә, аларга игътибар, якыннарының күңел җылысы, ярдәме шушы көннәрдә генә түгел, ел әйләнәсе кирәк. Хәер, һәр җан иясе якты караш, җылы сүзгә мохтаҗ. Шулай да мөмкинлекләре чикле кешеләрдә бу ихтыяҗ бермә-бер арта төшә. Ункөнлекнең максаты исә җәмәгатьчелекнең игътибарын шушы өлкәгә...
-
Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз товарларын Интернеттан сата алачак
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукцияләрен сатуда ярдәм итү максатыннан республикада «Электрон ярминкә» дигән яңа интернет-проект эшли башлый. Бу эш ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлангычы белән оештырыла. Әлеге мәйданчык товарны арадашчыларсыз, шулай ук сәүдә урыннары өчен түләмичә сатарга, сатучылар ялламаска мөмкинлек бирәчәк. «Электрон ярминкә» Интернет челтәрендә yarmarka16.ru адресы буенча...
-
7 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 7 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Иртән ява башлаган кар төшкә таба көчәя, кичкә инде туктарга тиеш. Һава температурасы көндез 4 градус суыклык, төнлә -3 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. Sinoptik сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә -8 градус көтелә, бераз кар.