Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кышкы матурлык» – 4 нче катнашучы Ландыш Сабирова

Теләнче Тамактан Ландыш Сабирова безгә искитмәле кул эшләнмәләрен фотога төшереп җибәргән. Аңа 31 яшь. Үзе турында ул болай яза. Минем яраткан кул эшләрем (хобби) бик күп. Шуларның берсе - бәйләү һәм рәсем ясау. Бәйләнгән курчакларымда минен кул җылысы, барысын да бик яратып, күңел биреп ясыйм. Рәсемнәрем майлы буяулар белән ясалган,...

Теләнче Тамактан Ландыш Сабирова безгә искитмәле кул эшләнмәләрен фотога төшереп җибәргән. Аңа 31 яшь. Үзе турында ул болай яза.

Минем яраткан кул эшләрем (хобби) бик күп. Шуларның берсе - бәйләү һәм рәсем ясау. Бәйләнгән курчакларымда минен кул җылысы, барысын да бик яратып, күңел биреп ясыйм.

Рәсемнәрем майлы буяулар белән ясалган, өйне бизи. Ясалган әйберләремне бүләк итәргә яратам.

Рәсемдә Кыш бабай, эт елы булгач, эт белән Кар бабай да бәйрәмгә килгәннәр.

Әнә кечкенә генә чыршы да алып килгәннәр(анысы да бәйләнгән һәм катырылып ясалган). Ә монысы минем илһамым - кышкы төн, тынлык, ай яктысы. Бу, чыннан да, кышкы матурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев