Ватанны сөю изге хис: истәлекләрне һәрдаим барлап торыйк...
«Якты юл» газетасының 27 октябрь санында «Өчпочмаклы солдат хатлары» дигән мәкалә басылып чыкты. Хәтер чоңгылында газиз истәлек булып саклана торган хатирәләрне кузгатты ул очрашу. Үзем дә катнаштым мин анда, аны оештырган хезмәттәшем - Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Ахун кызы Шәйхнуровага рәхмәт хисләре белән уйларга чумып кайттым. Ил азатлыгы өчен...
Безнең Югары Байлар авылыннан сугышка 132 кеше киткән, шуларның 76сы гына исән-сау әйләнеп кайткан. Аларының да күбесе тәннәрендәге яралардан, гел бимазалап торган тимер кыйпылчыкларыннан интегеп, яшьли дөнья куйган. Мин дә авылдашларымның фронттан язган хатлары белән кызыксынып, аларны барларга керешкән идем. Ике гаиләдә бик кадерләп саклана торган, еллар үтү белән саргаеп беткән өчпочмаклы хатларга тап булдым. Вагыйз абый Әхмәтшинның Габбәс абыйсына язган, Кирам ага Зариповның хатынына - гарәп хәрефләре белән язылган, аның улы Әнвәрнең әнисенә язган хатлары саклана икән.
Кирам абыйны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алганнар. Аның һәр хаты сагыну, туган ил язмышы өчен борчылу белән сугарылган. Хатларында бер ясалмалылык та юк, ихлас хисләр белән сугарылган. Аларны укыганда көчле рухлы, зарлануны белмәүче, туган илен өзелеп ярата белүче ир-егет күз алдына килә. Кызганыч, авылдашыбызга туган йортына әйләнеп кайтулар насыйп булмый - яу кырында батырларча һәлак була.
Сугыш ахырына якынлашып килгәндә фронтка 16-17 яшьлек егетләрне дә чакыра башлыйлар. 1943 елда Югары Байлар авылы гомерләре әле яңа чәчәккә бөреләнгән, иңнәре дә ныгып җитмәгән бер төркем егетләрне сугышка озата. Алар арасында туган ил өчен гомерен биргән Кирам абыйның улы Әнвәр дә була. Ул атаклы «Катюша»ларны иярли. Аның язган истәлекләреннән күренгәнчә, алар, авыр чакларда, үз күңелләрен җырлап күтәргәннәр, шигъри юлларның канатлы сүзләреннән көч алганнар, әниләреннән килгән хатлар да рухи ныклык биргән.
Әнвәр солдатның 1944 елның 15 октябрендә бүгенге көнгә кадәр сакланган өчпочмаклы солдат хаты. Ул болай дип башланган:
«Сезгә, туган илемдә яшәп калган кадерле әнкәемә ил азатлыгы өчен фашистлар белән көрәшүче улыгыз Әнвәрдән сагынулы күп сәлам».
Ул «Батырлык өчен» дигән медаль белән бүләкләнүен дә язган. Икенче хаты шул ук елның 12 ноябрендә язылган:
«...8ендә сугыштан чыгып, урманнан бүрәнә ташып, юл ясыйбыз. Саз тездән, атлар бата. Бу вакытлы чара иде, тиздән сугышка керелер. Ходаем хәерле кылып, исән-сау йөреп, бәхет-тәүфыйклар белән җиңү яулап кайтып, рәхәт яшәргә язсын...» диелгән анда.
Әнвәр абый ике мәртәбә каты яралана, контузия ала. Авылга 1950 елның көзендә генә кайта, сугыш елларында тәмам бөлгән авылны торгызуга бик күп көч куя. Хатимә апа белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әнвәр абый якты дөньяда юк инде. Шөкер, тыл ветераны, күпне күргән, күпне кичергән Хатимә әби исән-сау, 90 яшен тутырып килә. Балалары тәрбиясендә кадерле әби булып яши.
Тагын ике хат: берсе Вагыйз Әхмәтшин үз абыйсына гарәпчә язылган хаты, икенчесе - Габбәс абыйга авылдан дусты Хәмәй исемле егет язган хат. Ул авылдагы хәлләрне фронттагы дусты борчылмаслык итеп, патриотик хистә язылган. Вагыйз абый да, Габбәс абый да сугыштан исән-сау кайтканнар. Вагыйз абыйның фронтта вакытта язган шигырьләр җыелмасы изге бер истәлек булып саклана. Габбәс абый әле бүген дә исән. Казанда кызлары тәрбиясендә яши. Без, авылдашлары, хәбәрләшеп, аның хәлләрен белеп торабыз. Авылга кунакка чакырып, аның белән бик җылы очрашу да үткәрдек.
Кыскасы, илебез тарихында җуелмас эз калдырган Бөек Ватан сугышы геройларын, аларның истәлекләрен, язып калдырганнарын, хатларын барлау дәвам итә. Бу, минемчә, китапханәчеләрнең дә изге бурычы, аларда, шулай ук сугыш елларын тасвирлаган китапларда үсмер буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүдә бик тәэсирле мәгьлүматлар, күңелләрне тетрәндерерлек батырлык, туган илгә, Ватанга бирелгәнлек хисләре ачык чагыла.
Гөлсинә Хаҗиева,
Югары Байлар авылының китапханәчесе.
Фото Күзкәй авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев