Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күперле халкы бик сөенде

Күперле авылына элек тә баргалаган бар иде. Танылган гармунчы Рәфыйк Дәминовларда берничә тапкыр сыйланып та кайтканым булды. Гармунчысы булган авылны мин үзем бәхетлегә саныйм. Ә Рәфыйк үз эшенең остасы иде. Туйлар, төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәргәндә мәдәният хезмәткәрләренең иң олы ярдәмчеләре гармунчылар бит. Ансыз бик авыр булыр дип уйлаган идем. Кирәк...

«Күп бәйгеләрдә җиңеп чыккан тальянчы Наил Заһретдинов һәм Фирдәвис Вәлиевлар һәрчак ярдәмгә килергә әзер торалар», - диде авылның күп эшләрен төпкә җигелеп тартучы Хәйдәр Хәлиуллин. Соңгы вакытларда Күперле авылы клубы җитәкчесез калган булган икән. Беренче тапкыр килгәндә шыксыз сарайга охшап торган клуб, кабат килүгә җылы бөркеп, нур чәчеп тора иде. Сәхнәләрне тәртипкә китергәннәр, өстәлләр алып кайтканнар... Тик әле эшлисе эшләрнең очы-кырые күренми. Яңа гына эшкә урнашкан клуб мөдире Лилия Ситдыйкова, авылның старостасы Хәйдәр Хәлиуллин белән сөйләшеп, халыкны уятып җибәрергә булган: Чаллыдан яраткан җырчыбыз Равил Галиев җитәкчелегендәге музыкаль театрны кунакка чакырган. «Эврика» клубы каршында оешкан бу театрда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Зөләйха Минһаҗеваның «Алай да була икән» дигән моңлы драмасын сәхнәләштергәннәр. Үзләренең матур тавышлары белән күптән халык күңелен яулаган Сәрия Нәбиуллина, яшь җырчы Инзилә Сәлимова, сәхнә ветераннары, шул исәптән Мөнир Ситдыйков катнашында куелган спектакль тамашачыга бик ошады. Һәр эпизодны, һәр башкарылган җырны көчле алкышлар белән озатты халык. Ахырдан үзләренең гозерләрен дә җиткерделәр. Шәһәргә барып концерт-спектакльләр каравы авыр икәнен әйттеләр, безне тагын кунакка чакырдылар.

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев