Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Юридик, психологик яктан кыен хәлдә калган инвалидлар күп»

Тукай районында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар, очрашулар дәвам итә. Әлбәттә, аларга игътибар, якыннарының күңел җылысы, ярдәме шушы көннәрдә генә түгел, ел әйләнәсе кирәк. Хәер, һәр җан иясе якты караш, җылы сүзгә мохтаҗ. Шулай да мөмкинлекләре чикле кешеләрдә бу ихтыяҗ бермә-бер арта төшә. Ункөнлекнең максаты исә җәмәгатьчелекнең игътибарын шушы өлкәгә...

- Районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасын әле Гөлфидә Гыйниятуллина җитәкләгән вакытта 16 ел шунда эшләдем мин. Хәзер дә Галимҗан Зарипов белән һәрдаим элемтәдә торам, - дип сөйли Рәисә Бариевна. - Шуңа күрә инвалидларның нинди тормышта, нинди борчуларда яшәгәнен үзем буенча гына түгел, ә район оешмасында эшләгән кеше буларак та беләм.

Сәламәтлекләре какшаган кешеләр болай да ярдәмгә мохтаҗ, шуның өстенә әле документлар белән дә, хокукый яктан да кыенлыклары туа. Рәисә ханым бу турыда:

- Инвалидлар үзләренең хокукларын белмиләр. Ә кайчагында белгәннәре дә үз-үзләрен якларлык хәлдә булмый. Шундый очракларда юридик яктан дөрес киңәшләр кирәк була, - дип сөйли.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә юридик яктан да булышу максаты белән Рәисә Бариевна институтта юридик белем ала. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе белән берлектә бик күп мәртәбә судларга йөрергә, тукайлыларның хокукларын якларга туры килә Рәисә Шакировага.

- Мин бит үзем дә шул проблемаларны узган кеше. Сау-сәламәт, таза кеше инвалид булып калгач, психологик ярдәм дә кирәк була. Шуңа күрә бу белемне дә үзләштерергә туры килде. Пенсионерларны укыту программасы нигезендә бер еллык курсларда гомуми психология буенча консультацияләр бирә алырлык белгеч булып чыктым, - диде Рәисә Шакирова.

Кешеләргә ярдәм итү теләге Рәисә Бариевнаның һөнәреннән үк килә. Ул бик күп еллар Югары Суыксу авылында фельдшер булып, аннан Яр Чаллы шәһәрендә 1нче номерлы балалар поликлиникасының мәктәпкәчә бүлегендә эшләгән. Тумышы белән ул Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәреннән. Калмаш авылында 90нчы еллардан бирле яши. Җәмәгать эшчәнлегеннән инде китсә дә, әле һаман да таныш-белешләре, Рәисә ханымны белгән кешеләр төрле сораулар буенча киңәшергә шалтыраталар икән.

- Әлбәттә, ярдәм кирәк булганда һәрвакыт бар белгәнем белән булышам. Кыен хәлдә калган кешеләр күп, - ди ул.

Инвалидлар арасында әле бит бер гөнаһсыз сабыйлар да бар. Аларның исә проблемалары тагын да зуррак - җәмгыятькә яраклашырга, үзләренең кирәк икәнлекләрен тоярга һәм башкаларга да күрсәтә белергә кирәк.

- Балалар белән йомшак уенчыклар ясау түгәрәкләре оештыра идем. Аларны районның «Балкыш» фестиваленә алып чыгып, анда уңышлы катнаша идек. Балалар үзләрен кимсетелгән итеп тоймасыннар, кирәкле икәнлекләрен сизсеннәр өчен төрле чараларда катнаштык, - дип искә төшерә Рәисә ханым.

Бүгенге көндә Рәисә Шакирова үзенең иренә зур терәк булып яши. Сәламәтлеге какшап, ул да хәзерге вакытта инвалид. Шуңа күрә районда, республикада оештырылган чараларда гел генә катнаша алмый. Шулай да Рәисә ханым, мөмкинлеге булганда, спорт уеннары ярышларына йөрергә тырыша:

- Иренеп торган юк, анысы. Оештыру эшләрендә дә, катнашучы буларак та үземнән өлеш кертәм. Район спартакиадасында да катнашырга исәбем бар, - дип Рәисә Бариевна спорт уеннарының, ярышларының да инвалидлар тормышында бик кирәкле чара булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев