7 октябрь 2021 яңалыклары
-
Истәлегеңне мәңге сакларбыз
Мусабай-Завод авылында яшәгән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Рәхим Басыйр улы Ибәтуллин 87 яше тулганда арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ирем белән 59 ел бергә яшәдек, балалар үстердек, бүген оныклар, оныкчыклар өчен сөенеп яшәгән көн иде. 41 ел укытучы булып эшләде, абруйлы мөгаллим булды. Авылда да олы хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде.
-
Борылышта юл бирмәгән
3 октябрь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы – Әҗмәкәй юлында бер-бер артлы хәрәкәт итүче «Лада Веста» автомобиле белән «Тойота Королла» машинасы бәрелешә. Сәбәбе – беренче машинаның сулга борылганда икенчесенә юл бирмәве.
-
Эчкән килеш һәлакәткә юлыккан
1 октябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке сәгать 8дә Яр Чаллы – «Дубки» ял базасы арасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр алалар.
-
Җиңел таксиларны тикшерәләр
Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлаудан күренгәнчә, җиңел машинада эшләүче таксилар куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә юлга чыга.
-
Иң якты бәйрәм
Өлкәннәр декадасы кысаларында Князево мәдәният йортында бик матур чара үтте. Ул көнне әби-бабайларыбыз өчен эчтәлекле концерт һәм чәй өстәле әзерләнгән иде.
-
Тормышны ямьле итүгә һәркем өлеш кертә ала
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр әле күптән түгел – ике-өч ел элек кенә барлыкка килде. Шушы кыска вакыт эчендә алар районыбыз торак пунктларында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүнең мөһим звеносына әйләнде. ТИҮ халыкның үзаңын үзгәртүгә дә үз өлешен кертә. «Бер нәрсәдә дә эшем юк» дип яшәүчеләр тора-бара күмәк эшләргә тартыла, үзе яшәгән җирлектәге проблемаларга битараф булмый башлый.
-
Китаплар сатыла
Безнең редакциядә Кәрим Караның «Җиләкле алан», Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Фидалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Марат Кәбировның «Киллер», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китаплары сатыла.
-
Яшьләребез сынатмый
Яшьләребез, аеруча спортчы егет-кызлар ирешкән уңышлары белән район халкын һәрдаим сөендереп тора. Бу айның беренче өч көнендә республиканың төрле тәбәкләрендә үткән ярышларда да алар үзләрен сынатмадылар – яңа җиңүләр белән кайттылар.