Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләребез сынатмый

Яшьләребез, аеруча спортчы егет-кызлар ирешкән уңышлары белән район халкын һәрдаим сөендереп тора. Бу айның беренче өч көнендә республиканың төрле тәбәкләрендә үткән ярышларда да алар үзләрен сынатмадылар – яңа җиңүләр белән кайттылар. 

Билбаулы көрәш
1 октябрьдә Әлки районында 2008-2010 елларда туган егет-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге үтте. Егетләр арасында 56 килограммлы үлчәү авырлыгында I урынны – Эмиль Уразбахтин, III урынны Макар Саттаров яуладылар. Кызлар арасында Элиза Гыйльфанова (52 килограммда) һәм Валерия Ефремова (57 килограммда) беренчелекне көндәшләренә бирмәде. Үз үлчәү категориясендә (40 килограмм) Рәмилә Сәлимова – II урынны, Ләйсән Мөхәммәдиева III урынны алды. 36 килограммда Михрона Азимова III урынга чыкты.  
Теннис 
3 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә өстәл теннисы буенча ачык турнир узды.  Республиканың төрле шәһәрләреннән, районнардан килгән 80гә якын яшь спортчы көч сынашты. 2009-2010 елгы егет-кызлар арасында Рифат Әсләмов беренче урынны яулады. 
Бадминтон
Өч көн дәвамында бадминтон буенча республика чемпионатында зона этапларын узган, районнардан килгән ундүрт команда финал уеннарында көч сынашты. Тәүге тапкыр мондый ярышларда катнашкан Тукай районы командасы биредә дә үзен яхшы күрсәтте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев