Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышны ямьле итүгә һәркем өлеш кертә ала

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр әле күптән түгел – ике-өч ел элек кенә барлыкка килде. Шушы кыска вакыт эчендә алар районыбыз торак пунктларында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүнең мөһим звеносына әйләнде. ТИҮ халыкның үзаңын үзгәртүгә дә үз өлешен кертә. «Бер нәрсәдә дә эшем юк» дип яшәүчеләр тора-бара күмәк эшләргә тартыла, үзе яшәгән җирлектәге проблемаларга битараф булмый башлый. 

«Территориаль иҗтимагый үзидарә – гражданнар белән урындагы хакимият арасын якынайтучы күпер. Ул халыкка якын, аның гозерләрен, теләк һәм тәкъдимнәрен ишетеп кенә калмыйча, аларны хәл итү юлларын да табарга булыша», – ди Круглое Поле авыл җирлегендә эшләүче «Комфорт» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Марина Якупова. 2018 елда оешкан әлеге ТИҮ эше белән ул беренче көннәрдән үк җитәкчелек итә.
Марина Петровна сүзләренә караганда, «Комфорт» үз эшчәнлеген халыкка таянып һәм шул ук вакытта авыл җирлеге башкарма комитеты белән килешеп алып бара. Эшләнәсе эшләрнең алдан билгеләп куелганнары бар. Ә һәр ел дәвамында үткәрелә торган күмәк чаралар инде традициягә әйләнеп бара. Поселок урамнарын җыештыру өмәләре – шундый күмәк эшләрнең берсе. «Тирә-юнебездәге чисталык һәм тәртип яшәү рәвешебезгә әйләнергә тиеш. Безгә, үрнәк күрсәтеп, балаларыбызда матурлыкка ихтыяҗ булдырырга кирәк», – ди үзидарә рәисе. Шуңа күрә өмәләргә өлкәннәр белән бергә яшьләр, үсмерләр, балалар да чыга. Ә уңайлы шартларда үскән балаларда киләчәкләрен дә шушы җирлек белән бәйләү теләге туа. 
Өмәләр һәм бәйрәмнәрдән тыш, җәмәгать тәртибен күзәтү рейдлары оештырыла. Поселокта яшәүче өлкәннәр, инвалидлар, күп балалы гаиләләр турында кайгыртырга онытмыйлар, аларның хәлләрен белеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузалар. 
Яңалык та кертергә тырышалар. Моның өчен райондагы һәм Чаллы шәһәрендәге территориаль үзидарәләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырганнар. «Суровка», «Бәтке» ТИҮләре белән тәҗрибә алмашу җайга салынган. Киңәшкә район башкарма комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. 
Үзидарә эшендә поселок тормышына битараф булмаган кешеләр катнаша. Марина Петровнаның беренче ярдәмчесе – ире Илдар Ильяс улы. Алар бергәләп актив кешеләрне үз тирәләренә туплаганнар. Круглое Поле – райондагы иң эре торак пунктларының берсе, биредә дүрт меңгә якын кеше яши. Аларның барысы өчен уңайлы шартлар тудыру җиңел эш түгел. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева белән күп кенә проблемаларны хәл итүгә «Комфорт» ТИҮ ярдәме белән ирешә. Алар бер команда булып поселокта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырталар. 
Быел җәй көне Круглое Поледа яшәүчеләр «Ишегалды бәйрәме»ндә күңел ачты. Бер ишегалдында яшәүчеләрнең күмәк бәйрәме ул. Алар үзләре өчен бергәләп кызыклы конкурслар оештыралар. Җыр һәм биюгә осталыкларын күрсәтеп чыгыш ясыйлар. Ишегалдында табыннар корып, бер-берсен кунак итәләр. Бәйрәмнәр барлык ишегалларында бер көндә үтми, шуңа күрә күршеләр бер-берсенә кунакка да йөрешә ала. Мондый чаралар күршеләрне берләштерә, дуслаштыра. Ә иң мөһиме – кешеләр үз тормышларыннан ямь таба башлый.
«Тормышыбызны уңайлы һәм ямьле итүгә һәркем үз өлешен кертә ала, моның өчен үзең яшәгән җирнең чын хуҗасы булырга гына кирәк», – дигән фикергә килгән Марина Якупова. Ул Круглое Поле җирлегендә яшәүчеләрнең иҗтимагый тормышта тагын да активрак булуына өметләнә. 

/ Фото «Комфорт» территориаль иҗтимагый үзидарәсеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев