Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң якты бәйрәм

Өлкәннәр декадасы кысаларында Князево мәдәният йортында бик матур чара үтте. Ул көнне әби-бабайларыбыз өчен эчтәлекле концерт һәм чәй өстәле әзерләнгән иде. 

Тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларыбызны фойеда мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алды. Бәйрәмгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова тәбрикләде. Алар өлкәннәргә республика, район, поселок үсеше өчен куйган намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, һәрберсенә ныклы сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтендә озак гомер итүләрен теләделәр. 
Князево мәктәбе балаларының чыгышы да өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Вероника Цитркоп, Наталья Гарасева, Валентина Сәгыйдуллина, Рабига Акмалова, Әнүзә Нәбиуллина, Мәдинә Сабирова кунакларга иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. 
Бәйрәм, гадәттәгечә, бик җылы мохиттә узды. Әби-бабайлар тиз генә таралышырга ашыкмады, такмаклар әйтеште, биеде, җырлады. Шундый матур чараны уздыруда Айнур Кашапов, Андрей Хохлов, Алия Исрафилова, Азат Авзалов, Ирек Салихов, Виктор Нестеров, Артур Мартемьянов иганәчелек ярдәме күрсәтте.  

Тамара Тузеева, Князево мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев