Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлегеңне мәңге сакларбыз

Мусабай-Завод авылында яшәгән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Рәхим Басыйр улы Ибәтуллин 87 яше тулганда арабыздан мәңгелеккә китеп барды.  Ирем белән 59 ел бергә яшәдек, балалар үстердек, бүген оныклар, оныкчыклар өчен сөенеп яшәгән көн иде. 41 ел укытучы булып эшләде, абруйлы мөгаллим булды. Авылда да олы хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде.

Газизебезне соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Халык ишегалларына сыймады. Барлык авыл халкына, Азнакай районыннан, Башкортстаннан килгән һәм башка туганнарга, район мәгариф бүлеге башлыгы Айрат Ибраһимовка, район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиевага, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗевага авыр вакытларда яныбызда булганнары, кайгы уртаклашканнары, рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт. 
Тыныч йокла, кадерлебез, урының җәннәтнең түрләрендә булсын. Синең истәлегеңне без мәңге сакларбыз.
Тормыш иптәше, балалары, туганнары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев