7 октябрь 2015 яңалыклары
-
Авылларда өлкәннәрне хөрмәтлиләр
1 октябрьдә өлкәннәр декадасы башланды. Бу уңайдан авыл җирлекләрендә әби-бабайларыбызны, ветераннарыбызны олылап төрле чаралар уздырыла. Аларның берничәсеннән редакциягә дә хатлар килергә өлгерде инде.
-
Мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Узган атнаның җомгасында район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлеше Новотроицкое мәктәбендә узды. Анда районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде. Мөгаллимнәргә әлеге тантаналы чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев котлау сүзләрен җиткерделәр.
-
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Светлана Петрова – социаль проектлар конкурсы җиңүчесе
29 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Пирамида» үзәгендә ААҖ «РИТЭК» һәм «Лукойл» хәйрия фонды оештыручы VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре агымдагы елда әлеге конкурса 3 номинациядә 3 проект тәкъдим итте. «Жиңү» («Победа») номинациясендә гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү...
-
Хоккей кортларын һәр мәктәпкә
Сәмәкәй, Иштирәк, Шилнәбаш, Күзкәйдәге хоккей кортлары тиз арада яңартылырга тиеш. Тактадан эшләнгән, шактый ямьсез кортларны яңадан ясаячаклар. Узган ел районда 12 мәктәптә яңа кортлар төзелде, Кнәз, Новотроицкое, Круглое Поледа җылы киенү-чишенү урыннары булдырылды. Балаларга уйнау өчен яктырткычлар кую да көн кадагында. «Балалар интернетка кереп чумды, хәрәкәт җитми. Бу аларның сәламәтлегендә...
-
Кәбестә уңышы уртак тырышлык белән җыела
Көзнең беренче ае үтеп тә китте. Хуҗалыкларда аяз, җылы көннәрдә шактый гына эш башкарырга өлгерделәр. Әлеге вакытта да кырларда техника, кешеләр кайнап тора. Хуҗалыкларда кукуруз, рапс алалар, яшелчә уңышын җыю буенча да эш дәвам итә. Соңгысына килгәндә, бу дүшәмбедә «Чаллы яшелчәсе»нең кәбестә басуында булырга туры килде.
-
Райпо хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне белән котларга онытканнар
Күзкәйдән район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән 12 ветеран район башлыгына үзләрен Өлкәннәр көне белән котламаулары, моңа бик хәтерләре калу турында хәбәр иткән. Атналык киңәшмәдә Васил Хаҗиев районда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә аерым тукталды. Еш кына оешмалары беткән, колхозлары таралган ветераннар игътибардан читтә кала. Сез безнеке түгел дип, күңелләрен дә кыралар әле. Дөрес,...