Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райпо хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне белән котларга онытканнар

Күзкәйдән район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән 12 ветеран район башлыгына үзләрен Өлкәннәр көне белән котламаулары, моңа бик хәтерләре калу турында хәбәр иткән. Атналык киңәшмәдә Васил Хаҗиев районда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә аерым тукталды. Еш кына оешмалары беткән, колхозлары таралган ветераннар игътибардан читтә кала. Сез безнеке түгел дип, күңелләрен дә кыралар әле. Дөрес,...

Күзкәйдән район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән 12 ветеран район башлыгына үзләрен Өлкәннәр көне белән котламаулары, моңа бик хәтерләре калу турында хәбәр иткән. Атналык киңәшмәдә Васил Хаҗиев районда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә аерым тукталды. Еш кына оешмалары беткән, колхозлары таралган ветераннар игътибардан читтә кала. Сез безнеке түгел дип, күңелләрен дә кыралар әле. Дөрес, оешмаларның бюджетларында бу максатларга акча салынмаган. Әмма өлкәннәргә хөрмәт белән карый белгән кеше җаен таба. «Зур бүләк кирәкми, игътибар булсын. Оныттылар дигән фикер тумасын. Безнекеләр түгел дип карарга ярамый, һәркемгә барып җитәргә кирәк. Олы кешенең аздан да күңеле була», - диде район башлыгы Васил Хаҗиев. Райпо җитәкчелегенә өлкәннәрне бүләкләргә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев