Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кәбестә уңышы уртак тырышлык белән җыела

Көзнең беренче ае үтеп тә китте. Хуҗалыкларда аяз, җылы көннәрдә шактый гына эш башкарырга өлгерделәр. Әлеге вакытта да кырларда техника, кешеләр кайнап тора. Хуҗалыкларда кукуруз, рапс алалар, яшелчә уңышын җыю буенча да эш дәвам итә. Соңгысына килгәндә, бу дүшәмбедә «Чаллы яшелчәсе»нең кәбестә басуында булырга туры килде.

Урта яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар бер-берсен уздыра-уздыра шома, йомры кәчәннәрне төбеннән балта белән чабып, юл буйларына ташый. Артыннан ук диярлек арбалы тракторлар, «КамАЗ» машиналары йөри. Икенче бер төркем эшчеләр кәбестәне төяп бара. Биредә барлыгы бер иллеләп кеше булыр.

- 51 гектардагы кәбестәнең тагын 27 гектарын алып бетерәсе бар, «амон», «доминанта», «экстра» дигән кышкы сорт кәбестәне җыябыз. 13 гектардагысы «подарок» сортлы кәбестә. Көннәр уң булса, аның һәммәсен дә ике атна дигәндә җыеп бетерергә ниятлибез, - дип сөйли «Чаллы яшелчәсе»нең баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов.

Һәр елдагыча хуҗалык яшелчәчеләренә уңышны алышырга авыл, район кешеләре, төрледән-төрле оешмалар, студентлар ярдәм итә. Без килгән көнне басуда Иштирәк, Круглое Поле җирлегенең төрле оешма хезмәткәрләре эшли иде. Якынрак килеп аларның берничәсе белән эш арасында сөйләшеп тә алдым.

- Бүген беренче көн генә чыктык әле. Ун кеше килдек. Атна буе кәбестә алышачакбыз. Ярдәм итмичә булмый, - диләр Круглое Поле поселогыннан Владимир Шляхтин белән Виктор Западнов. Алар икесе дә торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшли. Берсе - слесарь, икенчесе - балта остасы.

- Бирегә үткән елны да килгән идем. Быел да калмадым, - дип ирләр сүзенә алар белән бер үк оешмада эшләүче Резеда Абзалимова да кушыла. - Шөкер, көне яңгырсыз, коры. Эшләве шуңа җиңел. Былтыр яңгырда кәбестә алуы авырга туры килгән иде, - диде ул.

Сентябрь ахырыннан «Чаллы яшелчәсе»нә кәбестә җыешырга шактый гына җирлек кешеләре, оешмалар ярдәм иткән. Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Новотроицкое, Комсомолец, Борды, Мусабай-Завод җирлекләре һәм район хакимиятенең төрле идарә хезмәткәрләре дә хуҗалыкка уңыш җыюда үзләреннән өлеш керткән.

- Кәбестә алган вакытта безгә шундый ярдәм бик кирәк. Моннан кала Чаллы педагогия институты студентлары да безгә быел шактый булышлык күрсәтте. Илле-алтмыш кеше ике сменада эшләп, 9,5 гектарда кәбестәне кисеп, 5,5 гектардагысын машиналарга төяделәр. Шушы көннәрдә дә алар безгә янә эшкә килергә вәгъдә иткәннәр иде. Без үз чиратыбызда аларны кайнар аш, чәй белән тәэмин итәбез, - диде Илдус Газизов.

Баш инженер белән сөйләшкән арада басудагы халык эшли башлаган рәтләрендәге кәбестәне кисеп бетереп, яңа рәтләргә күчкәннәр иде инде. Бертуктаусыз яшелчә саклагычларына юнәлгән кәбестә олауларын күздән кичереп, биредә эшләүчеләргә аяз көннәр, уңыш теләп кайтыр юлга чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев