Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда өлкәннәрне хөрмәтлиләр

1 октябрьдә өлкәннәр декадасы башланды. Бу уңайдан авыл җирлекләрендә әби-бабайларыбызны, ветераннарыбызны олылап төрле чаралар уздырыла. Аларның берничәсеннән редакциягә дә хатлар килергә өлгерде инде.

Иштирәктә Өлкәннәр көненә без алдан ук әзерләнә башладык. Балалар шигырьләр ятлады, театральләштерелгән тамаша әзерләде, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары сабыйлары концерт номерлары әзерләде. Бәйрәм көнне әби-бабайларыбыз матур итеп киенеп, бер-берсе белән аралашып, серләшеп утырыр өчен мәктәп бинасына җыелды. Сыйлы табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, матур концерт карап утырды өлкәннәребез. Котлау сүзләре белән Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, Иштирәк авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Илдус Җиһангиров чыгыш ясады. Чарада әби-бабайларыбыз авыл җирлеге турында матур видеосюжет та карады, мондый матур бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина.

Круглое Поле поселогы һәм Бәтке авылы мәктәпләрендә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы тарафыннан укучыларга Өлкәннәр декадасы турында сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар әби-бабайларына бу көнне махсус открыткалар әзерләде. Ә Бәтке мәктәбендә психолог Физалия Локманова һәм психолог-педагог Алена Мохото VI сыйныфта укучы балалар арасында «Яхшылык һәм хөрмәт көне» дип аталган чара уздырды. Балалар бик теләп викторинада катнашты, рәсемнәр ясады, әбиләренә һәм бабайларына котлау сүзләре язып, открыткалар иҗат итте.

- Кнәз авыл җирлегендә өлкәннәр өчен үткәрелгән кичә «Алтын гомерне олылыйбыз» дип аталды, - дип яза мәдәният йорты мөдире Тамара Тузеева. - Мәдәният йортына килүчеләрне музыка белән каршы алдык. Бәйрәм концертын исә «Воробушки» вокаль ансамбле артистлары башлап җибәрде. Ветераннарны котлау һәм рәхмәт сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясады.

Район хакимияте исеменнән тәбрикләү сүзләрен Резедә Шәйдуллина җиткерде. «Сез безнең иң зур хөрмәткә лаек кешеләребез. Үз-үзегезне аямыйча, ару-талуны белмичә хезмәт куйдыгыз. Түземлегегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ялгызлык тоймыйча, якыннарыгызның игътибарына һәм хөрмәтенә уралып яшәгез», - дип теләде ул.

Кнәз мәдәният йорты иҗат коллективлары өлкәннәргә үз чыгышларын тәкъдим итте, Рабига Акмалова мөнәҗәт укыды.

Тамара Багаева, Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Сергей Белов, Сергей Захматов, Валентина Сәгыйдуллина, Татьяна Шитова, Анна Чуйкина, Рабига Акмалова, Татьяна Кайнова, Тәнзилә Шәймиева ветераннар каршында җырлар башкарды. Ә сәхнәгә 78 яшьлек ветеран Кирам Мингалиев менгәндә зал алкышларга күмелде.

Концерттан соң өлкәннәр чәй өстәле артыннан урын алды. Чараны оештыруда Хуршед Муродов, Азат Йосыпов, Альбина Шаихина, Гөлүсә Хәйриева ярдәм итте. Өлкәннәр барысы да канәгать калды.

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә өлкәннәребезне хөрмәтләү йөзеннән күптөрле чаралар үткәрде. «М.И.Г.» хәрәкәте волонтерлары социаль яктан яклау таләп иткән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән махсус открыткалар, көзге букетлар иҗат иттеләр. «Татарстан» совхозы поселогында социаль педагоглар Светлана Баева һәм Оксана Абрамова, шулай ук социаль эшләр буенча белгеч Гөлназ Шәвәлиева өлкәннәр өчен «Иске онытылган вальс» бию мәйданчыгы оештырдылар. Монда кадерлеләребез яшьлекләренә кире кайткандай булып, биеделәр, викторинада, уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. «М.И.Г.» волонтерлары «Өлкәннәр өчен букет» дип аталган акция дә оештырдылар. Монда ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, җылы котлау сүзләре әйтелде, дип язалар безгә социаль педагоглар Оксана Абрамова белән Светлана Баева.

Үзәкнең директоры, белгечләр һәм мәктәп укучылары йортка килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торган өлкәннәрне туган көннәре белән котладылар. Укучылар өйләр буйлап йөреп үз концерт номерларын бүләк иттеләр, әби-бабайларга сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев