7 май 2021 яңалыклары
-
Тукайлылар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды
Олы Шилнә авылы территориясендә якынча 1000 данә чыршы үсентесе утыртылды.
-
Теләнче-Тамакта – «Тәмле Әрмәнстан»
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә әрмән халкы ризыкларын әзерләү буенча «Тәмле Әрмәнстан» дип аталган мастер-класс үтте. Әлеге мастер-классны үткәрү өчен авылыбызда яшәүче әрмән милләте вәкиле Татевик Сафарян килде.
-
Бәйрәм митингына килегез!
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган район күләмендәге бәйрәм быел Новотроицкое авылында оештырыла. 9 май көнне биредә тантаналы митинг була. Ул сәгать 10да башлана.
-
Җиңү бәйрәме – иң сөенечле көн!
Район башлыгы Фаил Камаев Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белде. Һәркайсының өйләренә барып күрешеп сөйләште, сәламәтлекләре, тормышлары турында сорашты. Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырды. «Сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен батырларча көрәшкәнсез, сугыштан соңгы авырлыкларны кичергәнсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә», – дип кулларын кысып район администрациясе, район советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрикләде һәм бүләкләр бирде.
-
Солдатның кызы табылды
Смоленск шәһәренең «Эхо» эзләүчеләр отряды тарафыннан безнең якташыбызның – кызыл армияче Әхкыям Камалетдин улы Камалетдиновның медальоны табылды.
-
Башкалага – бәйрәм тантанасына!
Бүген, 7 май көнне, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге район делегациясе Казанга Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарага бара.