Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм митингына килегез! 

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган район күләмендәге бәйрәм быел Новотроицкое авылында оештырыла. 9 май көнне биредә тантаналы митинг була. Ул сәгать 10да башлана.

«Бөек үткәнебезгә баш иябез» («Поклонимся великим тем годам...») дип исемләнгән митингка килүчеләрне Князево һәм Шилнәбаш патриотик клубларында тәрбияләнүче балалар каршы алачак. 
Паркта дүрт тематик мәйдан-чык оештырыла. Кыр кухнясында солдат боткасы пешерелә. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дип исемләнгән мәйданда тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында мәгълүмат белән танышу мөмкин була. Хәрби госпитальдә дәвалану шартлары һәм совет солдатларының сугышчан батырлыгы турында сөйли торган мәйданнар эшләячәк. Биредә истәлек өчен фотога төшү мөмкин булачак.
Митингка район башлыгы Фаил Камаевның, Чаллы шәһә-ренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиевның килүе көтелә. 
Митинг кысаларында бер минутлык тынлык, сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән ветераннарга чәчәкләр бүләк итү, яу кырында башларын салган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу – барысы да булачак. 
Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев