Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкалага – бәйрәм тантанасына!

Бүген, 7 май көнне, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге район делегациясе Казанга Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарага бара.

Делегация составына Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, хәрби хәрәкәт ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, хәрби хәрәкәт ветераны Әбүзәр Габдрахманов, тыл ветераннары – Кызыл Байрак авылыннан Маэва Дәүләтшина, Круглое Поледан Мөнир Сафин, Бәткедән Евдокия Губочкина кергән. Тантанага килүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев