Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Җиңү бәйрәме – иң сөенечле көн!

Район башлыгы Фаил Камаев Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белде. Һәркайсының өйләренә барып күрешеп сөйләште, сәламәтлекләре, тормышлары турында сорашты. Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырды. «Сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен батырларча көрәшкәнсез, сугыштан соңгы авырлыкларны кичергәнсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә», – дип кулларын кысып район администрациясе, район советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрикләде һәм бүләкләр бирде. 

Тукай районында бүгенге көндә җиде Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Круглое Поледа яшәүче Ольга Ивановна Левицкая исә бала вакытында концлагерьда тоткынлыкта булган. Җиде ветеранның уртача яшьләре 94-95 тирәсе. Алар кунакларны ачык күңел белән каршы алдылар, матур итеп гәпләшеп утырдылар. Өлкәннәрнең балалары тәрбиясендә, әйбәт шартларда яшәүләре күренеп тора. Һәр йортта бәйрәм рухы хөкем сөрә. Мул итеп табыннар әзерләнгән. Калмиядә яшәүче Миңнемулла ага Миңнегәрәевны котларга мәктәп балалары да килгән иде. Калмашта Шәүкәт абый Әхмәтнәҗиповны оныкчыгы Раяз шигырь укып сөендерде. 
«Сугыш ветераннарының исән-сау булуларын күреп тору күңелле. Барысының да зиһеннәре ачык. Яннарында балалары, оныклары бөтерелеп тора. Картлык көннәрендә әйбәт тәрбия күрүче өлкән кешеләр бик бәхетле алар. Калган гомерләрен шатлык-куаныч белән кичерергә язсын», – дип Фаил Мисбахович үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. 
Район башлыгы белән бергә ветераннар янында Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, район үзәк дәваханасе баш табибы урынбасары Наилә Гессер, социаль яклау идарәсе башлыгы Ландыш Бариева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев булдылар. Авыл җирлеге башлыклары да үз ветераннарына бүләкләр алып килгәннәр иде. Ә Иске Абдулда яшәүче Ефрем Павлович Алчинов белән Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриевны тәбрикләргә шушы җирлектәге Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин килде. Ул да өлкәннәргә үз бүләкләрен тапшырды. 
Җиңү көне алда әле. Тукай районында бәйрәмнең төп чарасы 9 май көнне үтә. Новотроицкоеның үзәк паркында узачак тантаналы митингка ветераннарыбызның барысы да чакырулы. Ә иртәгә авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары уза. Ветераннар, үз авылдашлары янына чыга алмаган очракта да, күңелләре белән алар арасында булырлар. 
Бөек Җиңү бәйрәме – барыбыз өчен дә иң сөенечле көн. Шушы көнне безгә бүләк иткәннәрнең сафлары елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да олы яшьтә хәзер, аларны да хөрмәтләргә онытмыйк. Бүген арабызда яшәүче – күрше йортта, күрше авылда гомер кичерүче өлкән кешеләрнең һәркайсы игътибарыбызны тойсын. Һичьюгы җылы сүзебезне кызганмыйк. 

Реклама

 

Тукай районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары:
Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов,
1926 елгы, Калмаш авылында яши.
Мөнирә Бәхтегәрәева, 1924 елгы, Бикләндә яши.
Миңнемулла Миңнегәрәй улы Миңнегәрәев, 1927 елгы, Калмиядә яши. 
Рәфкат Тәхаветдин улы Тәхаветдинов, 1925 елгы, Иске Абдулда яши. 
Мәхмүтҗан Сабир улы Сабиров, 1926 елгы, Яңа Байлар.
Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев, 1927 елгы, Новотроицкоеда яши.
Ефрем Павлович Алчинов, 1927 елгы, Иске Абдулда яши.
Ольга Ивановна Левицкая, элеккеге концлагерь тоткыны, 1943 елгы, Круглое Поледа яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X