Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче-Тамакта – «Тәмле Әрмәнстан»

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә әрмән халкы ризыкларын әзерләү буенча «Тәмле Әрмәнстан» дип аталган мастер-класс үтте. Әлеге мастер-классны үткәрү өчен авылыбызда яшәүче әрмән милләте вәкиле Татевик Сафарян килде.

Татевик Гурген кызы 1982 елда Әрмәнстанда дөньяга килә. Үзенең акылы, чибәрлеге, нәфислеге белән барлык кешене таң калдыра торган кызны көн аралаш кияүгә сорап килә торган булганнар. Ләкин кыз башта югары белем алуны өстен күрә, педагогия университетын тәмамлый. Шул вакытта Аркади исемле егет бер күрүдә гашыйк була Татевикка, әтисе белән кыз сорарга киләләр. Татевик ризалык бирә. Ә Аркадиның гаиләсе бу вакытта Татарстанда – безнең Теләнче-Тамак авылында тамыр җәйгән була, шунлыктан Татевик та, Аркадига ияреп, авылыбызга кайта. Гореф-гадәтләре, телләре башка булган җирдә Татевикка башта авыр була. Ләкин тора-бара ул ияләнә, бер малай, бер кыз алып кайта, тормышлары да җайлана.
Татевикның зур горурлык белән үз халкының гореф-гадәтләре, аш-сулары турында сөйләгәннәрен таң калып тыңлап утырдык.

Үз-үзләренә гашыйк, кунакчыл һәм яхшы күңелле

Әрмәнстан күп гасырлык традицияләрне, мәдәниятне, ата-бабаларның динен саклап кала алган җәмгыятьнең сирәк үрнәге булып тора. Безнең көннәрдә дә күп балалы гаиләләр, өлкәннәрне олылау, никахның ныклыгы, кунакчыллык, туганлык элемтәләре, күршеләр белән туганнарча ярдәмләшү традицияләре саклана. Әрмәннәр – максатчан, хезмәт сөючән, укуга һәм һөнәргә омтылучан, үз теленә, өйгә һәм гаиләгә тугры, индивидуаль, буйсынырга яратмаучы халык. Алар үз-үзләренә гашыйк, кунакчыл һәм яхшы күңелле.

Ир – чын хуҗа, хатын – ышанычлы терәк

Хатын-кызга әрмән гаилә-сендә югары таләпләр куела: ул чибәр, акыллы, яхшы хуҗабикә булырга тиеш. Ул учакны саклаучы, иргә ышанычлы терәк. Биредә хатын һәм ир бер-берсе белән тигез дәрәҗәдә, гәрчә рәсми рәвештә гаиләләрдә патриархаль нигезләр хөкем сөрсә дә. Әрмән хатын-кызлары карьерага караганда күбрәк гаиләне өстен күрәләр.
Әрмәнстанда ир-ат – өйдә чын хуҗа, кайгыртучан, гадел һәм эшчән. Ул кирәк булганда туганнарына һәм дусларына да ярдәм итә. Гаиләдә әти кеше балаларны тәрбияләүгә күп игътибар бирә, гаилә иминлеге һәм тынычлыгы аның өчен иң мөһим тормыш кыйммәтләре булып тора.

Бәйрәмнәр һәм традицияләр

Гашыйклар көне алдыннан, 13 февральдә, Әрмәнстанда Изге Саркис көнен билгеләп үтәләр. Кызлар бәйрәм уңаеннан махсус тозлы печенье пешерәләр. Печеньены кыз йоклар алдыннан ашый һәм булачак ирен күрү теләген белдереп, йокларга ята – язмышына язган егет кыз төшенә керергә һәм су эчәргә сорарга тиеш.
Кыш ахырында Май чабу бәйрәменә охшаган «Трндез» бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яз килүгә багышланган. Зур учакны чиркәү ишегалдында ук кабызалар һәм гашыйк парлар аның аша сикерәләр. Алар усал рухларны куалар һәм барлык начарлыклардан чистарыналар.
Ә җәйге эссенең иң кызган вакытында «Вардавар» бәйрәме җитә – бар кеше дә бер-берсенә су сибешә. 

Аш-су әзерләү

Әрмән аш-су традицияләре нигезендә табигыйлык һәм гадилек ята. Рационда итнең күп булуы Әрмәнстанда терлекчелекне үстерүнең борынгы традициясенә бәйле. Терлекчелек шулай ук төрле сөт әйберләре – атланмай, май, сыр, әче сөт продуктлары барлыкка килүгә сәбәп булган. Ризык әзерләүдә май аз кулланыла, күбесенчә, бу эретелгән май яки кунжут мае.
Шулай тәмле итеп тасвирлаудан соң, Татевик үзе алып килгән ризыкларны ничек әзерләргә кирәклеген бәйнә-бәйнә сөйләде һәм ясап та күрсәтте. Биредә утыручы ханымнар аның артыннан кабатларга тырыштылар. Соңыннан барлык ризыкларны авыз итеп карадык. 

Милли ризыклар
Долма
– йөзем яфракларына иттарткычтан чыгарылган ит, дөге, суган төреп куелган ризык. Аңа борыч, суган, баклажан, кабак, помидор да салырга мөмкин.
Спас – сөтле әче аш. Сыр һәм йомырка аз күләмдә он белән кушыла, аннары катнашмага мацун (әчетелгән сөт) һәм су, бодай боткасы өстәлә. Катнашманы даими рәвештә болгатып торырга кирәк, кайнап чыкканнан соң берникадәр вакыт сүрән утта тотарга мөмкин. Әзер ашка кыздырылган суган, яшел тәмләткечләр (гадәттә, кинза һәм мята) өстәлә ала. Җәйге чорда аш – салкын, кышын кайнар ризык белән кулланыла.
Хачапури катлы камырга эремчек яки брынза сыры кушып ясала.


Рамилә Сәгъдиева, Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире.
/ фото Рәмилә Сәгъдиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев