7 апрель 2018 яңалыклары
-
Тун астындагы гөмбә
Кирәк: консервланган шампиньон гөмбәсе, суган, пешкән бәрәңге, йомырка һәм кишер, ысланган казылык, майонез. Бизәү өчен яшел тәмләткечләр. Суган, гөмбә, бәрәңге һәм йомырканы вак итеп, казылыкны озынчалап турарга. Кишерне эре угычтан үткәрергә. Салатны катламлап ясарга: гөмбә, суган, бәрәңге, майонез, кишер, йомырка, казылык. Салат өстенә мул итеп майонез агызырга, яшел тәмләткечләр белән...
-
Рус телле балалар татарча сөйләшергә өйрәнде
Бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - рус телле балаларга татар теле өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йолалары, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру. Шул максатка нигезләнеп, бу көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогының «Лебёдушка» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Земфира Гарипова әзерлек төркемендә...
-
Православиедә каралган дини йолалар
Болар турында Яр Чаллының Боровецкое храмы дин әһеле, протодьякон Дмитрий Половников таныштырды. Христиан динендә мәетне җирләү һәм җеназаны уку үлгән көннән соң өч көн үткәч каралган. Гадәттән тыш очраклар булгалаганда (сугыш, афәт һәм башкалар) өч көн узганын көтмәскә дә рөхсәт ителә. Җеназа уку Пасханың беренче көнендә һәм Раштуа бәйрәмендә рөхсәт...
-
Балаларның әнием дип дәшүләре генә дә нинди бәхет бит!
«Үскәндә күп балалы ана булырмын дип уйлап караганыгыз булдымы?» - дип сорыйм Гөлназдан. «Юк дисәм алдармын. Гаиләдә абый белән икәү генә үстек, шуңа да туганнары күп булган яшьтәшләремә кызыгып та, көнләшеп тә карый идем. Мондый уйлар, чыннан да, керә иде күңелемә», - дип җавап бирә ул. Сүзем Иске Җирекле авылында...
-
Мөселман дине буенча соңгы юлга озату
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, авылда мөселмән кешесе үлсә, аны җирләү бөтен авыл халкына бурыч булып төшә, ягъни фарыз кифая. Бер төркем авыл кешеләре, тиешле йолаларны башкарып, мәетне җирләсә, әлеге бурыч авыл халкыннан төшә, эшләнмәгән очракта, гөнаһы бөтен авыл халкына була. - Җаны чыккач, мәетне аяклары белән кыйблага таба боралар....