Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның әнием дип дәшүләре генә дә нинди бәхет бит!

«Үскәндә күп балалы ана булырмын дип уйлап караганыгыз булдымы?» - дип сорыйм Гөлназдан. «Юк дисәм алдармын. Гаиләдә абый белән икәү генә үстек, шуңа да туганнары күп булган яшьтәшләремә кызыгып та, көнләшеп тә карый идем. Мондый уйлар, чыннан да, керә иде күңелемә», - дип җавап бирә ул. Сүзем Иске Җирекле авылында...

Бер карасаң, үзе дә яшь кенә күренгән бу ханымның инде буй җиткән уллары бардыр дип күз алдына да китермисең. Мин дә, йортка аяк басуга, каршыма бер-бер артлы өч егет килеп исәнләшкәч, бераз аптырабрак калдым. Туганнары, энеләредер дигән уй да чагылып узды. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә, иң зур дигәндә, мәктәп яшендәге балаларны очратырмын дип кенә барган идем, югыйсә. Янәшә басып, ягымлы елмаеп, әниләре Гөлназ, әтиләре Разин да каршы алды.

Балаларның барысы да итагатьле, карашларында олы кешегә хөрмәт күренә. Гөлназның олы улы Илдарга 23 яшь икән инде. Укуын тәмамлаган, компьютер телен бик яхшы белә, читтән торып программист булып эшли. Ильяска 17 яшь. Мәләкәс мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Быел дәүләт имтиханнары елы, аларны тапшыргач, ветеринария белгечлеге буенча укырга керергә тели. Инсаф Яр Чаллыда 79нчы татар-төрек лицеенда белем ала. Ә менә Ислам белән Инзилә бераз кечерәк әле. Исламга 11 яшь, Мәләкәс мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. Кара кашлы, чем-кара күзле иркә кыз Инзиләгә исә әлегә дүрт кенә яшь. Иркә булмый, дүрт малайдан соң көтеп алынган төпчек кыз бит ул! «Кыз буласына ышанмадым. УЗИдан да башта малай күрсәтте. Соңгы УЗИга олы улым Илдар белән бардык. Илдарга кыз булуын теләп дога укырсың дип кереп киттем. Аллаһының рәхмәте, чыннан да, беренчесендә табиблар ялгышкан булып чыкты, бу юлы кыз дип сөендерделәр. Әтиләре дә бик шатланды. Инзиләне өйдә тудырдым - балалар йортны шарларга күмде, без чыгуга сый-нигъмәтләр белән өстәл тулы иде», - дип хәтерендә яңарта Гөлназ ул вакытларны.

Гөлназ Чаллыда туып-үскән кыз, Разин исә Сарман егете. Гөлназ яшь чагында Сарманга туганнарына кунакка кайтып йөри торган була. Үзеннән алты яшькә өлкәнрәк Разин аны шунда очрата да инде. Аннары, кызның адресын алып, егет шәһәргә килә башлый. Ул вакытта Гөлназга нибары 17 яшь була. Аннары Разиннар гаиләсе Алабуга шәһәренә күченеп китә. Гөлназ менә шунда яшь килен булып төшә. Яшь гаиләдә беренче бала - Илдар дөньяга килә. Соңрак Разинның әнисе белән әтисе Сарман районы Шыгай авылында йорт алып, шунда яши башлыйлар. Гөлназның Иске Җирекледә гомер итүче әтисе Рәфкать тә кызы белән киявен үз авылына чакыра, миңа да якынрак булырсыз, ди ул. Кызганычка, бу көннәрне Гөлназның әнисе генә күрә алмый - яман чирдән бик иртә гомере өзелә аның.

Шулай итеп, әтиләренең сүзенә колак сала яшь гаилә, Алабугада йортны сатып, биредә йорт төзиләр. Рәфкать абый үзе дә балаларына бик нык ярдәм итә. «Төзегәннән соң да күп үзгәрешләр керттек йортка, бүлмәләрне зурайттык, әле һаман да ремонт тукталмый, икенче катны эшлисе бар, ихатага үзгәрешләр кертәсе», - дип алдагы планнары белән уртаклашалар Разин белән Гөлназ. Мал сараен читкәрәк күчереп булмасмы, дөресрәге, яңа сарай төзеп булмасмы, дигән ниятләр белән йөриләр бүген Гыйльфановлар. Яшәешләре мал асрау белән бәйле. Бүген сарайларында 7 баш савым сыерлары, дистәләп таналары, бозаулары бар. «Шатлыклы хәбәребез дә бар - сез килер алдыннан гына биредә район җитәкчесе Фаил Камаев булып китте, арендага җир алу турында сөйләштек. Бәлки, эш башлаучы фермер буларак, программага кереп, терлекчелек бинасы төзергә субсидия алып булыр, - дип сөенечләрен дә җиткерделәр Гыйльфановлар. - Балалар да җиргә тартылып тора, эштән курыкмыйлар, чөнки һәрвакыт эш белән үстеләр», - диләр алар. Маллар карау, нигездә, ир-егетләр өстендә. «Сыерларны Гөлназга саудырмыйм. Йорт эчендә дә мәшәкате җитәрлек аның. Аппарат алдым, үзем савам», - ди Разин.

«Ир-егетләрне тәрбияләү җиңел түгелдер?» - дим Гөлназга. «Кыенлыклары юк димәс идем, ләкин сөенече күбрәк. Әнием дип эндәшүләре генә дә нинди бәхет бит!» - ди ул. «Шундый туганнарым булуга мин әти-әниемә бик рәхмәтле, - дип сүзгә кушыла Илдар. - Ни дип әйтим, «братлар» инде», - ди ул русчалатып, яратып һәм бу сүзгә бик олы мәгънә сыйдырып.

Һәр мизгелнең кадерен белеп, һәр туар көнгә шатланып яши беләләр Гыйльфановлар. Моңа аларның динне хөрмәт итүләре дә этәргеч булып торадыр. Алар биш вакыт намазны калдырмыйлар, гаиләләре белән ураза тоталар. «Башта Разин керде дингә. Минем бу адымны ясавым да бертөрле могҗизага тиң булды. Уйламаган җирдән, күңелем белән бардым моңа. Икеләнеп йөргәндә, төшемдә дөрес җавап алдым. Беренче мәртәбә Коръәнне кулыма алганны хәтерлим, елый-елый укыдым аны. Шулай итеп, икеләнүләрем бер мизгелдә юкка чыкты, җаныма тынычлык таптым», - дип сөйли Гөлназ.

Матур һәм тырыш гаилә, дип кайттым мин Гыйльфановлардан. Гөлназга чын ана дип сокландым, Ана даны медаленә чыннан да лаек шәхес дип уйладым. Исән-сау яшәсеннәр, балалары бары тик шатлыклар гына китерсен дип теләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев