Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус телле балалар татарча сөйләшергә өйрәнде

Бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - рус телле балаларга татар теле өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йолалары, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру. Шул максатка нигезләнеп, бу көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогының «Лебёдушка» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Земфира Гарипова әзерлек төркемендә...

Бу чарада балалар бакчасы тәрбиячеләре, Кнәз урта мәктәбенең татар теле укытучылары катнашты. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Земфира Гарипова «Танышу», «Командир», «Кафе», «Телефон», «Тәрҗемәче» уеннары аша рус телле балаларның сөйләм телен үстерү юлларын күрсәтте. Махсус дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Рус телле балалар татарча дөрес, матур итеп сөйләшә беләләр, татар телен бик теләп өйрәнәләр, Земфира апаларын бик яраталар.

Моннан тыш V сыйныф укучылары балалар бакчасының әзерлек төркемендә шулай ук «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырдылар. Укучылар балалар белән бергә татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, татар халык уеннарын уйнадылар, нәни дусларына акциянең түштамгасы булган «Ә» хәрефен бизәп ясарга өйрәттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала шарлар һәм «Минем татарча беренче 150 сүзем» дигән сүзлекләр белән бүләкләнде.

«Лебёдушка» балалар бакчасында үткән бу чаралар мәктәп белән балалар бакчасындагы бәйләнеш, дәвамчанлык үрнәге, ә педагогларның бер-берсен аңлап, үзара хезмәттәшлек итеп эшләүләре - сабыйларның балалар бакчасыннан мәктәпкә тагын да ныклы әзерлек белән килүләренә нигез булып тора.

Рамилә Фәррахова,
Кнәз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев