Православиедә каралган дини йолалар
Болар турында Яр Чаллының Боровецкое храмы дин әһеле, протодьякон Дмитрий Половников таныштырды. Христиан динендә мәетне җирләү һәм җеназаны уку үлгән көннән соң өч көн үткәч каралган. Гадәттән тыш очраклар булгалаганда (сугыш, афәт һәм башкалар) өч көн узганын көтмәскә дә рөхсәт ителә. Җеназа уку Пасханың беренче көнендә һәм Раштуа бәйрәмендә рөхсәт...
Болар турында Яр Чаллының Боровецкое храмы дин әһеле, протодьякон Дмитрий Половников таныштырды.
Христиан динендә мәетне җирләү һәм җеназаны уку үлгән көннән соң өч көн үткәч каралган. Гадәттән тыш очраклар булгалаганда (сугыш, афәт һәм башкалар) өч көн узганын көтмәскә дә рөхсәт ителә. Җеназа уку Пасханың беренче көнендә һәм Раштуа бәйрәмендә рөхсәт ителми. Кеше өйдә үлсә, мәетне «Трисвятое» догасын укып юалар. Шулай ук җан бирү белән, үлгән кешенең рухына багышлап, башка догалар һәм «Псалтырь» укыла. Кешенең үлеме хастаханәдә яисә башка өйдән чит урында булса, тиешле догаларны мәетне өйгә алып кайткач та укырга ярый. Мәрхүмнең якыннары, туганнары мәетне гыйбадәтханәгә алып барып, җеназа укыту һәм җирләүне оештырырга тиеш. Кеше исән чагында кайсы чиркәүгә йөргән, шунда ук җеназаны укытсаң, хәерлерәк була. Шулай ук җеназаны дин әһелен чакырып, зиратта, моргта яисә өйдә укыту да рөхсәт ителә.
Җеназа укыту алдыннан мәеткә кач кидерелә, кулына икона яисә Иисус Христос сурәте төшерелгән кач (распятие) куялар. Мәрхүмне чиста, якты төстәге киемнәргә киендерәләр, ярты гәүдәсе тәре, догалар язылган махсус япма (аны ритуаль кибетләрдә сатып алып була) яисә ак җәймә белән каплана, уң кул астына махсус дога куела, маңгаена кәгазьдән ясалган Иисус Христос, Алла анасы (Богородица) сурәтләре төшкән кәгазь венчик кидерелә. Алда әйтеп үткән эшләрне моргта, андагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, өйдә яисә чиркәүдә башкарып була.
Мәетне гыйбадәтханәгә аяклары белән алга каратып алып керәләр һәм йөзе белән алтарьга караталар - аяклары көнчыгышка борыла, йөзе көнбатышка. Табутны чиркәүгә үлгән кешенең якын туганнары алып керүе зарур - бу мәрхүмгә карата кадер-хөрмәт билгесе булып тора. Табут кырыена дүрт шәм куела - баш, аяк очына һәм тагын ике яктан - барысы бергә алар тәрене сурәтли. Җеназага килгән кешеләрнең кулларында шәмнәр булырга тиеш. Аларның яктылыгы - мәрхүмнең рухына багышланган дога символы булып тора. Җеназа укылгач, теләгән кешеләр табут янына килеп, мәрхүм белән саубуллашалар, маңгаендагы венчикны һәм кулындагы иконаны үбәләр. Якыннар мәрхүм белән саубуллашкач, мәетнең тәнен тулысынча каплыйлар, табутның капкачын ябалар һәм бүтән ачмыйлар. Мөмкинлек булса, дин әһелен зиратка чакырып, җирләү алдыннан лития укыталар.
Җирләүдән соң, гадәттә, үлгән кешене искә алу мәҗлесе үткәрелә. Бу дини йола түгел, а якын кешеләрнең бергәләп җыелып, мәрхүмне яхшы сүз белән искә алу теләге белән башкарыла. Искә алу мәҗлесе тыныч һәм мәрхүмгә карата тирән хөрмәт белән үткәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев