Мөселман дине буенча соңгы юлга озату
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, авылда мөселмән кешесе үлсә, аны җирләү бөтен авыл халкына бурыч булып төшә, ягъни фарыз кифая. Бер төркем авыл кешеләре, тиешле йолаларны башкарып, мәетне җирләсә, әлеге бурыч авыл халкыннан төшә, эшләнмәгән очракта, гөнаһы бөтен авыл халкына була. - Җаны чыккач, мәетне аяклары белән кыйблага таба боралар....
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, авылда мөселмән кешесе үлсә, аны җирләү бөтен авыл халкына бурыч булып төшә, ягъни фарыз кифая. Бер төркем авыл кешеләре, тиешле йолаларны башкарып, мәетне җирләсә, әлеге бурыч авыл халкыннан төшә, эшләнмәгән очракта, гөнаһы бөтен авыл халкына була.
- Җаны чыккач, мәетне аяклары белән кыйблага таба боралар. Күзләрен йомдырырга, авызы ачылган булса, ябарга кирәк. Эче күбеп китмәсен өчен, мәет өстенә салкын әйбер куела, гадәттә, бездә кайчы куялар, ятакның астына салкын су салынган савыт кую да яхшы. Бу эшләрне башкаргач, мәетне юу һәм җеназа әйберләрен алып кайтуны оештыралар, - дип сөйләде Җәүдәт хәзрәт.
- Өйдә калган кешеләр кәфенлек әзерлиләр, ир-атка 8 метр, хатын-кызга 10 метр тукыма кирәк. Мохтаҗ кешеләр булырга мөмкин, бу очракта шуны истә тотыгыз: бер кат кәфен - фарыз, өч кат кәфен сөннәт, ягъни өч кат кәфен булдыра алмаганда, бер кат кәфен дә җитә. Ислам динендә кеше вафат булгач, аны озак вакыт җирләмичә тоту - тыелган. Пәйгамбәребез с.г.с. бер хәдисендә: «Мәет булды исә, ашыктырыгыз, яхшы кеше булса, ул үзенең кылганына ирешер, начар кеше булса, сез аны җилкәгездән төшерерсез», - дип әйтелгән. Еш кына авылларда хушлашу ниятеннән мәет янына төрле кешеләр киләләр, аның йөзенә карыйлар. Бу тыелган гамәл. Чит-ят мәеткә күз төшерергә ярамый, аеруча хатын-кызлар ир-ат мәете янында һәм, киресенчә, ир-атлар хатын-кыз мәете янында йөрү гөнаһ санала, - дип кисәтте районыбызның имам-мөхтәсибе. - Чит кешегә генә түгел, хатын белән иргә дә кагыла бу. Хатыны үлә икән, ире өчен никах өзелә дигән сүз, балаларына, якын туганнарына ул хатын-кыз мәетенә карарга ярый, ә иренә тыела. Мәхрәм, нәмәхрәм кагыйдәләрен онытырга ярамый. Кешене исән чакта күрү һәм кадерен белү хәерлерәк. Мәет кабергә күмелгәнче, аның өчен Коръән уку, сәдака бирү кебек саваплы гамәлләр эшләнми.
- Үлем криминаль вакыйгалар белән бәйле булмаса, вафат булган кешенең якын туганнары ризалык бирмәсә, яисә кеше үзен ярмавын сорап язып калдырган булса, мөселмән мәете ярылырга тиеш түгел. Бу хәл мәетне мыс-
кыллау булып исәпләнә, - дип аңлатты Җәүдәт хәзрәт. Мәетне югач, кәфенлеккә төргәч, өйдән аны аягы белән алга каратып алып чыгалар, җеназа тактасына салалар. Җеназа намазын ишегалдында укырга була, андый мөмкинлек булмаса, башка чиста урында, мәчет яисә зират янында да укырга ярый. Зиратка алып барганда мәетне башы белән алга алып баралар. Зиратка килүгә кабер әзер, ләхетле булырга тиеш. Ләхеткә иңдерү - якын туганнарның бурычы.
Кабергә күмгәч, рәсемсез таш куела. Кабер өстенә биек агач утырту, тимер яки таштан койма кую, фотосурәтле кабер ташлары урнаштыру, капрон чәчәкләр, веноклар кую ярамый. Гомумән, мәеткә файдасы булмаган эшләрне башкару хәерсез гамәлләрдән санала. Күпьеллык чәчәкләр яисә чәчәк куаклары утыртырга ярый, тере чәчәкләр алып килү дә рөхсәт ителә. Гадәттә, мәрхүмнең рухына багышлап догалар кылу, сәдака тарату яхшы гамәлләрдән санала. Ләкин сәдака - мохтаҗлар өлеше икәнен онытмагыз, аны ятимнәргә, хәерчеләргә бирү саваплы булыр. Пыйгамбәребез с.г.с.нең: «Көнлек ризыгың булса, сәдака алудан баш тарт», - дигән хәдисен дә онытмагыз, - диде Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
Сезгә менә бу материал да кызыклы булырга мөмкин:
Православиедә каралган дини йолалар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев