7 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукай районында яшәүче пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү курсларына чакыралар
Бүген Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә. Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим - уку шәһәрдә түгел,...
-
Тукай районының “ Шәфкать” үзәгендә балалар экологик викторинада катнашты
Кичә, 6 апрель көнне Тукай районының " Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Канатлы дусларыбызга кунакка" дип аталган чара үтте. Экологик викторина Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Анда төрле гаиләләрдән 16 бала катнашты. Чараның максаты - туган җиргә, табигатҗкә мәхәббзт, кошларга карта мәрхәмәт хисләре тәрбияләү, Җир шарындагы тереклек...
-
Биклән мәктәбе укучылары робототехника буенча ярышта Тукай районы данын якладылар (фото)
Казан федераль университетының Алабуга институтында робототехника буенча III Республикакүләм ачык ярышлары үтте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 150 команда катнашты. Тукай районы данын Биклән авылы мәктәбеннән 9 команда яклады. Биредә робототехника буенча районыбыздагы бердәнбер база мәйданчыгы уңышлы эшләп килә. Балаларны махсус конструкторлар белән эшләргә информатика укытучысы Ринат Якупов өйрәтә. Ярышлардагы барлык...
-
Казанда бөтен кеше авыз итәрлек зурлыкта өчпочмак пешермәкчеләр
Казанга туристлар килү арткан заманда, аларның күңелен күрү, игътибарларын җәлеп итү өчен төрле чаралар кулланырга кирәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова җиткерде. «intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, май бәйрәме көннәрендә Казанда, мәсәлән, гастрономия фестивале уздырылачак. Шуңа да...