Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биклән мәктәбе укучылары робототехника буенча ярышта Тукай районы данын якладылар (фото)

Казан федераль университетының Алабуга институтында робототехника буенча III Республикакүләм ачык ярышлары үтте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 150 команда катнашты. Тукай районы данын Биклән авылы мәктәбеннән 9 команда яклады. Биредә робототехника буенча районыбыздагы бердәнбер база мәйданчыгы уңышлы эшләп килә. Балаларны махсус конструкторлар белән эшләргә информатика укытучысы Ринат Якупов өйрәтә. Ярышлардагы барлык...

Казан федераль университетының Алабуга институтында робототехника буенча III Республикакүләм ачык ярышлары үтте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 150 команда катнашты. Тукай районы данын Биклән авылы мәктәбеннән 9 команда яклады. Биредә робототехника буенча районыбыздагы бердәнбер база мәйданчыгы уңышлы эшләп килә. Балаларны махсус конструкторлар белән эшләргә информатика укытучысы Ринат Якупов өйрәтә.
Ярышлардагы барлык бәйге нәтиҗәләре буенча Биклән мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Азат Әхмәтҗанов "Линия буенча ярыш" категориясендә II урын, шушы ук мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Алмаз Якупов "Энҗе җыючы" категориясендә II урын яулады, дип хәбәр итә Биклән авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Роза Әхмәтҗанова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X