6 октябрь 2022 яңалыклары
-
Бәтке кикбоксерлары – район горурлыгы
30 сентябрь,1 октябрь көннәрендә кикбоксинг буенча мэр кубогына Чаллы шәһәренең муниципаль беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда безнең районнан Бәтке авылының «Алтын арслан» клубының 22 спортчы катнашты, 21е призлы урыннар яулады. Шуларның 10сы беренче тапкыр чыгыш ясады.
-
Президент кулыннан бүләк алды
Новотроицкий авылында балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева Рөстәм Миңнеханов кулыннан 100 мең сумлык бүләк сертификаты алды. Тантаналы чара Казан Кремлендә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Татьяна Гусева-педагогик династия вәкиле, мәгариф өлкәсендә гомуми хезмәт стажы аның гаиләсендә 800 елга якын.
-
Ветераннарны кунак иттеләр
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа бистәсендә районыбызның элеккеге җитәкчеләре, дәүләт хезмәтендә эшләп ялга чыккан ветераннарны кунак иттеләр. Район башлыгы Фаил Камаев аларны төзекләндерелгән парк һәм мәдәният йорты белән таныштырды. Өлкәннәр Габдулла Тукай һәйкәле янында фотосүрәткә төштеләр. Кунакларны чәй өстәле артында котладылар.
-
Өлкәннәр рәхмәтле
Районыбыз авылларында өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Борды авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарны Район советы депутаты, эшмәкәр Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин бәйрәм белән котлады, ул өлкәннәргә ит һәм сөт ризыклары җыелмасыннан торган саллы гына бүләкләр өләште.
-
Ярминкәләр дәвам итә
Районыбыз авыл җирлекләрендә оештырылган төбәк ярминкәләре халыкта аеруча яклау тапты. Яңа бистәсендә узган ярминкәдән соң, безнең якларда кайда, кайчан булачак, дип шалтыратулар шул хакта сөйли. Бу атада 8 октябрьдә ярминкә Бәтке авылында оештырыла, киләсе шимбә 15 октябрь көнне Новотроицкое авылында булачак.
-
Безнең ярдәм
Тукай районы предприятиеләре, оешмалары, төрле милек формасына ия хуҗалыклар, сәүдә учереждениеләре, эшмәкәрләр тарафыннан Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикаларына ярдәм оештырдылар. Илебезгә яңа кушылган төбәкләр халыкларына ярдәм итү изге бурычыбыз.
-
Гомерлек бәхет
Зәки Хәбибрахман улы Бадыйков 1940 нчы елны Сәет авылында дөньяга килгән һәм гомере буе туган авылында – авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән хезмәт ветераны. Тормыш иптәше – Нәкыя Гарифҗан кызы Бадыйкова озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куйган – сыер сауган. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы үткән ел хезмәт ветераны Нәкыя Бадыйкованы хөрмәтләп «Рәхмәт хаты» белән бүләкләгән. Хезмәтеңне күреп уңай бәя бирүләре сөендерә, әлбәттә. Ә иң зур сөенеч ул – язмыш бүләге – тату, матур гаиләң булу һәм пар канатлы булып гомер юлыннан янәшә атлау.
-
Җирләр терелә, мул уңышка өмет уятып
«Яңа ачылган « Ворошиловский» ҖЧҖе филиалы “Әнәк” агрофирмасы» Тукай районы Бәтке авыл җирлеге территориясендә 5 мең гектар җиргә икенче сулыш бирү максатында көнне төнгә ялгап эшли. Биредәге басукырларда һәм ташландык җир биләмәләрендә булдыклы механизаторлар унике куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итә. Катлаулы һәм җаваплы эш процессы – «авыр сулап яткан» басу-кырларга һәм ташландык җир кишәрлекләренә җан өрү хакында агрофирма филиалы җитәкчесе Максим Александрович Ионычев белән сөйләшәбез.