Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомерлек бәхет

Зәки Хәбибрахман улы Бадыйков 1940 нчы елны Сәет авылында дөньяга килгән һәм гомере буе туган авылында – авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән хезмәт ветераны. Тормыш иптәше – Нәкыя Гарифҗан кызы Бадыйкова озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куйган – сыер сауган. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы үткән ел хезмәт ветераны Нәкыя Бадыйкованы хөрмәтләп «Рәхмәт хаты» белән бүләкләгән. Хезмәтеңне күреп уңай бәя бирүләре сөендерә, әлбәттә. Ә иң зур сөенеч ул – язмыш бүләге – тату, матур гаиләң булу һәм пар канатлы булып гомер юлыннан янәшә атлау.

Нәкыя апа белән Зәки абый Бадыйковлар 58 ел бер тән, бер җан булып яшәүче соклангыч парлар. Бәхетле картлык – һәркемгә дә бирелми торган олы нигъмәт. Әнә шундый байлыкка ия булганнарның матур тормышын күреп сөендек. Яшь гаиләләргә үрнәк булып озын-озак яшәргә язсын аларга. – Яшьлегебез тырышып эшләп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп үтте, – диләр ирле-хатынлы Бадыйковлар.  – Яшьлегебез дип инде, әти – син хәзер дә җырлап кына йөрисең, – дип сүзгә кушыла Алия һәм дәвам итә: – Руль артында булсынмы, йортта хуҗалык эшен башкарсынмы – әтиебез гел авыз эченнән 
көйләп йөри. Авылларда мәдәният йорты сәхнәләрендә яратып башкарган «Зәңгәр күлмәк», «Җиз кыңгырау моңнары» җырларын аеруча яратып җырлый. Әнә шул сәхнә бәхетле итә дә инде Нәкыя апа белән Зәки абыйны. Әйе, язмышның елмайган чагын күрә белү дә – бәхет.  – Нәкыя – Күгәш кызы. Болар безнең авылга «гастрольгә килделәр». Орчык хәтле генә Нәкыянең киң сулыш белән «Мәтрүшкәләр», «Җидегән чишмә» җырларын моңлы итеп башкаруына сокландым, үзенә карап гашыйк булдым. Менә шуннан бирле без иңне-иңгә куеп гомер юлын үтәбез. Хатыннан – бәхет булды. Эштән, җитәкчеләрдән – бәхет булды. Өч җитәкче белән дә уртак тел табып эшләдем. Егерме бер ел тракторчы булып хезмәт куйдым. Шул еллар эчендә өч тапкыр өр-яңа трактор бирделәр. Терлекчелектә дә җиң 
сызәганып, яратып эшләдем, – ди Зәки Хәбибрахман улы. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» ди халык мәкале. Зәки Бадыйков – балта остасы да. Агач, такта кисәгенә җан өрә. Авылда байтак кешегә өй салган. Үз куллары белән салган йортындагы бизәкле тәрәзә йөзлекләрен быел гына алыштырганнар. – Яңасын куйсак та, әти ясаганнарын истәлеккә алып калдык. Әтиебезнең күңел бизәкләре ич алар, ничек итеп ул йөзлекләрне ягасың инде?! – диләр кызлары. Уңган-булган, кешелекле атаана балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Рәзилә – ФАП мөдире, ул Минзәлә районы Тәкермән авылында гаиләсе белән яши. Туган-үскән авылын яратучы, әти-әнисен кадерләп яшәүче Рәзилә ханым көн саен Сәет авылына йөреп эшли.
– Әти-әниебез гаилә кадерен белүче, бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәүче асыл затлар. Алар шулкадәр тиң килгәннәр ки, 58 ел бергә гомер итәләр, шул чор эчендә аларның  бер-берсенә кырын күз карашларын да күргәнебез юк. Әтиебез гомер буе өйдәге малтуарны үзе карады. Ә әбиебез – әтинең әнисе – чын-чынлап безгә дәү әни, ә әниебезгә икенче әни булды. Шулай дүрт кыз әти-әни, әби ышыгында, иркә кызлар булып үстек. Иркә дип әйтү ул – тәмтом ашап, эшсез ятуны аңлатмый. Алар безне әдәпле-әхлаклы итеп үстерделәр. Йортта, каралты-кура тирәсендәге эшләргә өйрәтеп, көчебездән килгән эшне кушып – хезмәт тәрбиясе биреп үстерделәр. Иркәлек – безнең йортта ул – матур, ипле сүз, йомшак мөгамәләне аңлата. Әбекәйне бик сагынабыз. Һәрвакыт искә алабыз, аның рухына атап дога кылабыз,  – ди Алия белән Рәзилә. Утыз елга якын бергә гомер иткән каенанасы Мөшәрәфә хакында сөйләгәндә Нәкыя ханымның бианасын юксынудан күңеле тулды: Дүрт кызыбызны: Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы санлы төрек лицеенда математика укытучы олы кызыбыз Рәзимә, Сәеттә фельдшер булып эшләүче Рәзилә һәм игезәкләребез – Түбән Суыксуда почта бүлеге башлыгы булып хезмәт куючы Гөлия һәм «Ирек» җитештерү кооперативында бухгалтер булып эшләүче Алиябез өчен өзелеп, җанын бирерлек булып яшәде каенанам. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне килен кеше итеп тоймадым, каенанам үз кызыннан артык күреп яратты. Беренче күрүдә үк мин аны ошаттым, ул да мине үз баласыдай кабул итте. Шул җылылык гомер буе сакланды. Егерме тугыз ел бергә гомер кичердек, үлгәненә егерме 
тугыз ел булды. Үткәнгә әйләнеп карыйм да, утыз елга якын каенаналы тормыш бер мизгелдәй үткән дә киткән дигән фикергә киләм. Бианам балаларны үстереште. Элек бит терлекчелек тармагында хезмәт бик авыр иде. Бөтен эшне кул белән башкардык. Иртәнге дүрттән сыер саварга китәм. Икешәр тапкыр егермешәр сыерны кул белән саву, терлек асларын чистарту, мал азыгы салу, сөт бидоннарын юуу – барысын да башкардык. Эшем авыр булды. Каенанам әнә шуны аңлап, өй эшеннән мине аралады. Кызларга: «Әниегез эштән кайтканчы өй җыештырылган булсын. Кайнар аш өстәлдә торсын!» – дип дүртесенә дә йорт эшләрен дөрес итеп бүлеп бирә белде. Димәк, ул эшне оста итеп оештыручы булган. Тормышкөнкүрештә була торган көндәлек дөнья мәшәкатен ирем күбесенчә үз өстенә алганга мин бүгенгесе көндә дә исән-аман яшим», – дип каенанасын яратып искә ала Нәкыя ханым һәм иренә рәхмәт хисләрен белдерә. – Бик бәхетле картлык кичерәбез. Хуҗалык җитәкчесе дә мәрхәмәтле.   «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Рәхим улы Хаҗиев 
тарафыннан үзебезгә карата ихтирамлы караш тоеп, кадер-хөрмәттә яшибез. Бәйрәм саен өлкәннәргә затлы ризык, бүләк өләшә. Авылда терлек асраучы кешегә ярдәм йөзеннән мал азыгын – фуражын, саламын биреп тора.  Аның өчен генә мактавыбыз түгел, директорыбыз – кешелекле, ярдәмчел булуы белән күңелне күтәрә. Урамда күрсә дә машинасыннан төшеп хәл-әхвәл белешә. Аннары, тормышта бит төрле хәлләр була. Авырып киткән кешегә ярдәм кулын сузуы изге күңелле булуын күрсәтеп тора. Кеше турысын әйтсен, кайвакыт авырттырып әйтсен, әмма авырлык килгәч битараф калмасын. Әнә шундый ул. Хәзерге заманда, һәркем үз эченә бикләнеп яшәгәндә «Хәлең ничек?» дип сорасалар да күңел була. Өлкәннәрнең күңеле пыяла – юктан гына да уала инде ул. Игелекләре үзенә изгелек булып кайтсын, – диләр өлкәннәр. *** Тормышлары матур, бәхетләре – түгәрәк Нәкыя белән Зәки Бадыйковларны. Яшь парларга үрнәк булып әле аларга яшәргә дә яшәргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев