Җирләр терелә, мул уңышка өмет уятып
«Яңа ачылган « Ворошиловский» ҖЧҖе филиалы “Әнәк” агрофирмасы» Тукай районы Бәтке авыл җирлеге территориясендә 5 мең гектар җиргә икенче сулыш бирү максатында көнне төнгә ялгап эшли. Биредәге басукырларда һәм ташландык җир биләмәләрендә булдыклы механизаторлар унике куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итә. Катлаулы һәм җаваплы эш процессы – «авыр сулап яткан» басу-кырларга һәм ташландык җир кишәрлекләренә җан өрү хакында агрофирма филиалы җитәкчесе Максим Александрович Ионычев белән сөйләшәбез.
– Максим Александрович, хәзерге вакытта басу-кырларда нинди эш башкарасыз?
– Сентябрь ае буена басуларны, ташландык җирләрне чистарту һәм параллель рәвештә тирәнтен сөрү (эшкәртү) эшләрен башкарабыз. Дөресен генә әйткәндә, күз карасы кебек сакларга һәм тәрбияләнергә тиешле менә бу басу-кырлар чүплеккә әйләнгән иде. Кыр-басуга, ташландык җирләргә кергәч башта территорияне чүп-чардан чистартабыз. Аннары, чытырманлыкка әйләнгән куаклар, корыган-сынган карт агачлардан арындырабыз. КамАЗлар корыган агачларны төбе-тамыры белән йолкып алу эшен башкара. Корыган агач һәм куакларны органика максатында кулланабыз – куәтле «Мульча» авыл хуҗалыгы техникасы ярдәмендә ваклыйбыз – мүльчәлибез.
– Ни өчен биредә тирәнтен эшкәртү таләп ителә?
– Төркиядә эшләнгән көчле техника – җирне тирәннән эшкәртүче – көпшәкләндерүче 4 техника сатып алдык. Җирне тирән катлам алып эшкәртү барышында куәтле техниканың да кайвакыт «аксап» калган чаклары була. Чөнки биредә соңгы алтыҗиде ел эчендә басу-кырлар культурасы сакланмаганлыктан җир таш булып каткан. Сөрелгән басулардагы җирләр кантар-кантар булып актарыла. Механизаторлар башта дискатор белән җирне эшкәртәләр. Тирәнтен сөргәннән соң аны тигезлибез. Тигезләнгән, күпереп торган, сулыш алып ятучы басу-кырларны күреп күңел сөенә. Басу-кырлар сулыш алып яталар дигәннән, тирәнтен
сөрмичә – аэрация, инфильтрация эшләрен башкармыйча ул сулыш ала алмыйча тончыгып ята. Биш мең гектар басу-кырлар шул рәвешле эшкәртелә. Әле аңа 300 гектар чамасы ташландык җирләр дә өстәләчәк. Һәр карыш җир аэрацияләү таләп ителә.
– Аэрация нинди эш-гамәлне аңлата?
– Җирне аэрацияләү – үсемлекләрнең сәламәт үсеше өчен ясала. Аэрация процессында туфрак кислород белән, ә җир өсте углерод кислотасы белән баетыла. Кыскасы, аэрацияләнгән туфрак җир катламына углекислый газ биреп алмашка кислород ала, ә бу процесс, үз чиратында, туфрактагы процессларны тизләтә – органик матдәләрне тарката, ә минераль матдәләрне оксидлаштыра. Димәк, җир иркен сулыш ала һәм файдалы матдәләр белән туендырыла. Басу-кыр культурасын саклау мөһим – бары тик шул вакытта гына җирдән рациональ файдаланырга – мул уңыш алырга мөмкин. – Максим Александрович, быелгы көздә уҗым культуралары чәчәргә өлгермәдегез инде? – Быелгы көздә уҗым культуралары чәчә алмадык, чөнки әлегәчә җирләрне чистарту, тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Инвестор – Илшат Шәех улы Фәрдиев – хуҗалыкчыл, авыл хуҗалыгы тармагында үзен бары тик уңай яктан гына таныткан булдыклы һәм ышанычлы кеше. Шушы территориядәге 53 басуны һәм әле анда, әле монда ташландык җир булып яткан кишәрлекләрне чистарту һәм эшкәртүгә киткән чыгымнар?!. Дөресен генә әйткәндә 300 миллион сум инвестиция кертелде инде. Илшат Фәрдиев: «Җир – авыл хуҗалыгы производствосы өчен төп чыганак, ул үзен торгыза ала» – ди.
Җир – тере организм ул – Җир-Ана дип тикмәгә генә әйтмиләр. Әнигә кадер-хөрмәт күрсәтергә, бүләкләр биреп, уңышларыбыз белән сөендерергә тиешбез. Җиргә дә шундый ук мөнәсәбәт кирәк бит инде?!
– Чыннан да, җир – кеше организмына охшаган. Ул сулыш алырга, тукландырылырга, дым белән тәэмин ителергә – сугарылырга тиеш. Аны яхшылап тәрбияләү – шул, сез әйткән бүләк
инде ул. Еллар буе тирәнтен эшкәртелмәгәнлектән биредәге басу-кырлар басылган-тыгызланган, дым тоткарланган һәм артык үзләнгән. Үлеп яткан җиргә җан кертү – икенче сулыш бирү авыр, мәшәкатьле һәм чыгымлы эш.
Ни өчен?
Беренчедән, чүпчардан, кеше биеклегендәге чүп үләненнән һәм чытырманлыкка әйләнгән куаклардан арындыру күп вакыт таләп итә һәм икенчедән, финанс ягыннан чыгымнар күп. Без – агрофирма хезмәтчәннәре 24/7 режимында, ягъни көн саен, тәүлек әйләнәсенә – сменалы эшлибез. Тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә җирләрнең икенче сулышы ачылды. Басу культурасын саклау эшенә тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителде. Бүгенгесе көндә агрофирмада җәмгысе 13 кеше хезмәт куя. Барысына да зур рәхмәт! Эш барышында нинди дә булса проблема килеп чыга икән, аны оператив рәвештә хәл итәбез, чөнки командабызда – булсынга дип эшләүче кешеләр җыелган. «Р-Агро» ҖЧҖдә эшләүче механизаторлар арасында безгә эшкә килергә теләкләре булган кешеләр бар, ләкин аларны торак мәсьәләсе тоткарлап тора. Заманында алар торак йортлы, фатирлы булу максаты белән «Р-Агро» ҖЧҖнә эшкә урнашканнар һәм торак йорт яисә фатир белән тәэмин ителгәннәр. Ләкин... Ни кызганыч, ул фатирлар һәм торак йортларның байтагы әлегәчә тулысынча хосусыйлаштырылмаган. Анда хезмәт куючылар шушы четерекле мәсьәлә хәл ителмичә торып беркая да китә алмыйлар. Бездә – хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары тудырылган, хезмәт хакы канәгатьләнерлек. Яшь белгечләр эшкә килер дип уйлыйбыз. Мәскәү «Тимирязев исемендәге» авыл хуҗалыгы академиясендә укучы IV курс студентлары Шәүкәт Илшатович Фәрдиев һәм Никита Игоревич Буханов үз вазыйфаларын ихластан, яратып башкаралар. Яшь белгечләр беренче көннән үк ныклап эшкә тотындылар – уңыш җыеп алуда катнаштылар, басу-кырларның технологик карталарын төзеделәр. басуларны цифрлаштырдылар, яңа уңышка нигез салу эшендә катнаштылар. Басуларны культуралаштыру эшендә көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Алар – минем уң кулым. Механизаторларыбыз да эш өчен җан атып торалар. Урын түгел, намуслы хезмәт кешене бизи. Ышанам, менә шул рәвешле фикер йөртүче кадрлар киләчәк безгә. Александр Васильевич Коршунов – тәҗрибәле, тырыш механизатор. Хәзергесе вакытта ул җир эшкәртүдә эшли. Аның белән аралаша аласыз.
– Александр Васильевич, яңа урында эшләр ничек бара?
– Эш дөрес оештырылган, хезмәт хакы – яхшы, кыр эшләре вакытында атна саен премия бирәләр. Кайнар аш белән тәэмин итеп торалар. Хезмәт кешесенә карата игътибар зур. Миңа ышаныч белдереп яңа техника бирделәр. Янәшәмдә, яшь булсалар да, җир эшендә тәҗрибә туплаган механизаторлар, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Үз эшемне яратып башкарам. Монда күчкәнче «Р-Агро»да – шушы басу-кырларда җир эшкәрттем, иген иктем.
– Элекке эшегез белән мондагысы арасында аерма бармы?
– Биредә эшкә, җиргә бары тик уңай караш кына күреп сөенәм. Җирне заманча технология буенча эшкәртәбез. – Максим Александрович, «Р-Агро» ҖЧҖе белән мөгамәләгез ничек? – Май аеннан законлы рәвештә җир эшләренә тотынырга хакыбыз булса да, басуларга чыга алмадык. «Р-Агро» ҖЧҖе рөхсәт алмыйча, безнең җирләрдә чәчү эшләрен үткәрделәр. Алар чәчелгән басукырлардан уңышны җыеп алганчы үз җиребезгә керә алмадык. Нәтиҗәдә дүрт айга басу-кыр эшләре кичектерелеп торды.
Игелекле җитәкчеләргә рәхмәт – Илшат Фәрдиевнең көчле инвестор булуы билгеле. Шулай булуга да карамастан, «яңа ачылган» агрофирманы куәтләндерү максатыннан башкалар ярдәмен кабул итәсезме?
– Агрофирмага ныклап торып аякка басу өчен бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган, шушы җирлекләрнең үзенчәлеген яхшы белгән һәм материаль базасы нык булган кешеләрнең ярдәме һичшиксез кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагында зур тәҗрибә туплаган җитәкче Равил Лотфулла улы Миннехуҗин безгә бар яклап та ярдәм итә. Биредә урнашкан ике офисын арендалыйбыз, авыл хуҗалыгы техникасын кую паркыннан, ягулык-майлау материаллары салу заправкасыннан файдаланабыз. Читтән килеп эшләүчеләрне аның кунакханәсенә урнаштырдык. Болары әле материаль яктан, күзгә күренеп торган ярдәме. Ә инде авыл хуҗалыгы тармагында эш алга китсен дисәң, бу эштә аксакал дәрәҗәсендәге аграрий биргән файдалы киңәшләр – алтыннан да бәһале. Эше тыгыз, вакыт ягы чамалы булса да, Равил Миннехуҗин бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Остазыбызга рәхмәт. Һәрвакыт дустанә эшләргә язсын. Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев безнең агрофирмада эш барышы белән кызыксынып тора һәм кулыннан килгәнчә булышлык күрсәтә. Круглое Поледа эшләп килүче «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе җитәкчесе Рифкат Минвәли улы Шәфигуллин ашлама белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук, «Таросмашинери» ҖЧҖе генераль директоры Олег Шлипугин авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүдә тоткарлык ясамый. Кыскасы, ил келәтләрен уңыш белән баетуга, халкыбыз өстәлләрен мул итүгә битараф булмаган кешеләр ярдәмгә киләләр – игелекле җитәкчеләребезгә рәхмәт.
*** Ашланган җир аш бирә, ди халык. Ашлансын, тәрбияләнсен һәм сыйфатлы мул уңыш бирсен җирләребез. Җир – зур байлык, аның кадерен белеп, игелеген күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев