Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке кикбоксерлары – район горурлыгы

30 сентябрь,1 октябрь көннәрендә кикбоксинг буенча мэр кубогына Чаллы шәһәренең муниципаль беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда безнең районнан Бәтке авылының «Алтын арслан» клубының 22 спортчы катнашты, 21е призлы урыннар яулады. Шуларның 10сы беренче тапкыр чыгыш ясады.

Нәтиҗәләр буенча, безнең район командасы 61 балл җыеп (Чаллы шәһәре командасына нибары 8 баллга калышып) икенче урынга чыкты. Клуб спортчылары исә үз категорияләрендә призлы урыннарны түбәндәгечә яулады: I урында – Тимур Шакирҗанов, Тимур Абрамов, Раил Якупов, Михаил Аксенов, Александр Елисенков, Денис Сорокин, Кирилл Шишкин. II урынны Оксана Ожогова, Риназ Абдуллин, Руслан Гатин, Кәрим Шәмсетдинов, Степан Шишкин, Данил Меновщиков алды. III урын баскычына Вадим Саламатов, Таһир Камалденов, Никита Майоров, Дементий Пишненко, Тимур Абдрасов, Арсений Гурьянов, Әмир Вәлиев, Захар Чирков менде. 
«Егетләребез һәм кызларыбыз үзләрен бу ярышта яхшы күрсәттеләр, без алар белән горурланабыз», – диде спорт мәктәбе тренеры Илдар Исмәгыйлев.   

Илдар Исмагыйлов фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев