Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент кулыннан бүләк алды

Новотроицкий авылында балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева Рөстәм Миңнеханов кулыннан 100 мең сумлык бүләк сертификаты алды. Тантаналы чара Казан Кремлендә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Татьяна Гусева-педагогик династия вәкиле, мәгариф өлкәсендә гомуми хезмәт стажы аның гаиләсендә 800 елга якын.

- Бүген залда иң яхшылар, безнең алтын фонд: халык укытучылары, педагогик династияләр вәкилләре бар. Сез алга таба да үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен саклап калырсыз дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән тагын бер тапкыр котлыйсым килә. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Татарстан Президенты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев