6 июль 2022 яңалыклары
-
Нәсыйхәт – зур нигъмәт
Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы һәм имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов тырышлыгы белән оештырылган очрашуда җирлегебездә эшләп килүче мәчет имамнары, авыл җирлеге башлыклары һәм хакимияттә бүлекләрдә эшләүче белгечләр катнашты. Гамьле әңгәмә эчкерсез шартларда үтте.
-
Бакчачыларны борчыган сорауларга белгеч җавап бирә
Сорауларга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирә.
-
Ана капиталы тапшырылды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана сертификатына ия булды. Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе башлыгы җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәренең Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.
-
«Идел Online» YouTube каналында яңа видео
«Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.
-
Рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлеге булдырылачак
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган медикаментлар исемлеге урын алган, әмма кагыйдәләрдә аларны куллануны тыю күрсәтелмәгән.
-
Маллар тук булса, хуҗалык нык булыр
Быел язның һәм җәйнең яңгырлы килүе җирне дымга җитәрлек туендырса да, кирәк чакта көннәрнең җылы килмәве аркасында кырдагы игеннәр һәм терлек азыгына дип чәчелгән культуралар ашыкмый гына буйга җитте. Шул сәбәпле, башка елларда терлек азыгы әзерләүгә май ахырыннан ук керешкән авыл хезмәтчәннәре, быел бу эшкә соңарып кына алындылар. Шуңа да карамастан, район хуҗалыкларында эш тынмый: кырларда комбайн гөрелтесе ишетелә, йөк машиналары яшел массаны сенаж базларына кайтарып тора.
-
Ә сез көненә ничә минут җәяү йөрисез?
Сез көненә ничә чакрым җәяү йөрисез? Машинага чыгып утырганчы, дип көләр күпләр. Чыннан да, игътибарга алыгыз әле, 10-15 ел. элек көненә никадәр араны җәяү үтә идегез һәм бүген ничек... Җәяү йөрү сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Шуңа да көненә бер сәгать кенә булса да үзегезгә дә вакыт табарга онытмагыз.
-
Сагынышып җыелдык
Күрше Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында көтеп алынган бик кызыклы вакыйга булып узды. Анда илле ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар, чордашлар очрашты. Бу авыл мәктәбенә кайчандыр хәзерге Тукай районының сигез авылыннан балалар йөреп укыдылар. М енә шуларның очрашу кичәсе иде бу. Әле тагын Минзәлә районының биш-алты авылыннан да классташлар очрашуга килгәннәр. Әйтерсең, илле ел түгел, илле генә көн үткән.
-
Июль аена намаз вакытлары
Июль аена намаз вакытлары
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.