Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маллар тук булса, хуҗалык нык булыр

Быел язның һәм җәйнең яңгырлы килүе җирне дымга җитәрлек туендырса да, кирәк чакта көннәрнең җылы килмәве аркасында кырдагы игеннәр һәм терлек азыгына дип чәчелгән культуралар ашыкмый гына буйга җитте. Шул сәбәпле, башка елларда терлек азыгы әзерләүгә май ахырыннан ук керешкән авыл хезмәтчәннәре, быел бу эшкә соңарып кына алындылар. Шуңа да карамастан, район хуҗалыкларында эш тынмый: кырларда комбайн гөрелтесе ишетелә, йөк машиналары яшел массаны сенаж базларына кайтарып тора.  

Алдынгы хуҗалыкларның берсе булган «Ярыш»та да кул куышырып, табигатьнең көйсезлегенә үпкәләп утырмыйлар. Яңгыр ява калса сенажга үлән чабып, аны базларга сала торалар, аяз көнне печән чабып, аны рулоннарга пресслыйлар. 
– Хуҗалыкта җәмгысы 1350 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 360ы – савым сыерлары, калганы таналар һәм бозаулар. Бу кадәр малны ашатыр өчен быел без 1020 гектар күпьеллык, 350 гектар кукуруз һәм 400 гектар берьеллык үлән чәчтек. Терлек азыгы әзерләүгә исә 14 июндә керешкән идек. Әлеге вакытта Яңа Байлар авылындагы берсе-берсе 1100 тонна азык сыйдырышлы ике базның берсенә сенажны салып бетереп, каплап куйдык инде. Икенче базга әле тагын үлән саласыбыз бар, шуңа ул әлегә ачык тора. Алла боерса, иртәгә анысының да эшен бетереп, каплап куярга ниятлибез. Аннары, Күзкәй авылында булган тагын ике базның берсенә сенаж сала башладык. Ул базлар Яңа Байлардагысына караганда зуррак: һәркайсысы үзенә 2500-3000 тонна азык сыйдыра, – дип сөйләде безгә дүшәмбе көнне хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.  
 Без сөйләшкән арада, күктән җиргә саран яңгыр тамчылары төшә башлады. Берничә мизгелдән юмартланып, ул тагын да ныгыды, катырак яварга тотынды. 
– Менә иртәннән бирле йөри иде бу болытлар. Яумый торгач, чабылган 100 гектар үләннең 50сен җыярга дип, кырга пресслы трактор чыгарган идек. Бераз эшләгәч, яңгыры сибәли башлады. Тракторны кире кайтарттык. Әле менә печән чапкыч комбайныбызның да тәгәрмәче тишелеп кайтты. Менә шуларның һәркасысы эшнең башкарылып чыгу вакытын суза шул. Ләкин һава торышының тотрыксызлыгы безгә күбрәк йогынты ясый, – диде Рәсим Мансур улы. 
 Чыннан да, яңгыр явып торган вакытта 119 гектар люцерна кырында үләнне ваклаучы комбайн белән, «КамАЗ» машинасы гына бар иде. Үләннең монысы базга салынырга тиеш, шуңа күрә дә яңгырның аңа бернинди дә зыяны юк. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге кырда үлән җыеп алынгач, җирне гербицидлар белән яндырып, аны тиешенчә эшкәртәчәкләр һәм биредә көзге культура чәчеләчәк.  
 Бүгенге көндә, хуҗалыкта сенаж әзерләү 60 процентка башкарылган, 4-5 көндә базга азык салуны тәмамлап, планны тулысынча үтәргә тиешләр.  Моннан кала, «Ярыш»та 800 тонна печән дә әзерлиячәкләр. Аның әлегә 250 тоннасы гына җыеп алынган. Шулай ук биредә халык өчен печән чабу турында да онытмыйлар. Көне генә аяз булып, авыл хезмәтчәненең көенә төшсен. 
 Техникага килгәндә, терлек азыгы әзерләүдә «ДОН-680», «Полесье» маркалы ике комбайн, өч «КамАЗ» машинасы һәм ике трактор эшли. Әлеге техниканы Фаил Шакиров, Марат Мәрданов, Рафыйк Сәләхов, Рәхимҗан Шакирҗанов, Геннадий Федоров, Рәфис Хәммәтов иярли. 
 Явып торган яңгыр астында, машинасында хуҗалык кырларын күрсәтүче Рәсим Шәйхаттаров, анда үсүче көзге бодай, кукуруз һәм башкасы турында бәйнә-бәйнә сөйли, һәрнәрсәне үзенең биш бармагыдай белә.   
– Быел беренче тапкыр «Вакула» дигән сортлы язгы арпа чәчтек. Бик шәп, 6-7 төпле булып чыкты. Аннары «Экстра» сортлы бодайга да тел-теш тидерерлек түгел, – диде Рәсим Мансур улы.
 Ул сөйләгән арада без бер якта кукуруз, икенче якта кукурузга охшаган «Сорго-суданская» дип исемләнүче культура чәчелгән кырларны узабыз. Аларны бер-берсеннән бер дә аерырлык түгел. Аермасын кукурузның чәкәне чыккач кына күренә башлый. Сорго-суданская үләненең чәкәне булмый, ләкин мал азыгы өчен ул үзенең шикәргә бай булуы белән кадерле. 
 Шулай ук без 100 гектарда булган «Эспарсит» үләнен дә карап үтәбез. Аның 50 гектары сенажга салыначак, 20 гектары печәнгә, 30 гектарындагысы орлыкка китәчәк. 
 Кыскасы, мал азыгына «Ярышта» быел кытлык булмаска тиеш. Әзерләнәсе азыкның күләме дә, аның составына керәсе үләннәрнең төрлелеге дә яхшы, туклыклы. Хуҗалык җитәкчесе сораган бердәнбер нәрсә – яңгырлар гына яумасын. Калганын алар җиренә җиткереп, соңга калмыйча башкарып чыгарга күнеккән. 

 

Әлеге вакытта район хуҗалыклары өчен яфраказык әзерләү эше дә актив бара. 20 июньнән 10 июльгә кадәр районның төрле оешмаларында эшләүчеләр урыннарга чыгып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыкларына яфрак азык туплауда ярдәм итәләр. 4 июль көненә районда җәмгысы 29 тонна яфраказык әзерләнгән. Бу планга салынган азык күләменең 62 проценты дигән сүз. «Атна ахырына кадәр хуҗалыклар өчен тагын 18 тонна яфраказык җыеп алынырга тиеш,» – дип сөйләде хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча беренче урынбасары Илмир Җәббаров.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев