6 июнь 2018 яңалыклары
-
Сабан туеның ат чабышында катнашырга теләүчеләрне көтәләр
Сабан туеның иң яратып һәм кызыксынып карый торган ярышларыннан берсе булган ат чабышына заявкалар кабул ителә.
-
Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде
«Сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, шулай да, сентябрь аеннан башлап халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә», – диде ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов
-
Сосновый Бор поселогы балалары «Якты планета»да булдылар
Балаларны яклау көне уңаеннан Сосновый Бор поселогында үткәрелгән кичәдә 40лап бала катнашты. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчеләре ул көнне «Балачак – якты планета» дигән чара уздырдылар.
-
Тукай районын кем чүпли?
Иҗтимагый совет үзенең чираттагы утырышында районның санитар торышы, урман кырыйларының, су буйларының, агач посадкаларының чисталыгы мәсьәләсен күтәрде.
-
Чемпионнар әзерли торган лагерьда 35 бала ял итте
Балаларның җәйге ялы чорында районда беренчеләрдән булып «Чемпион» лагере ачылды. 25 майдан эшли башлаган палаткалы лагерьда барлыгы 35 тукайлы ял итте. Алар районның Бәтке, Биклән, Калмаш, Күзкәй, Круглое Поле, Кнәз, Мәләкәс, Мусабай Завод, Новотроицкое, Яңа поселогы, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Шилнәбаш мәктәпләреннән иде. 31 май көнне исә алар һәрберсе, яңа тапкан дуслары белән саубуллашып, өйләренә таралышты.
-
Мусабай Заводта балаларга чын бәйрәм ясадылар
Мусабай-Завод авылында 1 июньдә каникул башлануын һәм балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. «Әй күңелле балачак!» дип исемләнгән бәйрәмдә сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
-
Авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады
Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясады. Быел республика буенча барлык чәчүлек мәйдан 2,8 миллион гектарны тәшкил иткән.
-
Дәүләт имтиханнарының кызган чоры
Районда быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы 84 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Моннан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 314 укучы төп дәүләт имтиханы тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 20 июньгә кадәр бара. Мәҗбүри бирелә торган фәннәрнең берсе – математикадан сынаулар артта калса, рус теленнән имтиханны унберенчеләр бүген – 6 июнь көнне бирә.
-
Самара өлкәсендә Балыклы авылында 30 ел элек башланган "Урам концертлары" дәвам итә
16 июньдә Сабан туенда "Урам концертлары" фестиваленең Гала-концерты булачак.
-
Инстаграмда #РамазанТәме2018 марафоны бара
Марафонга нәтиҗә 13 июнь көнне ясалачак.
-
Синоптиклар: Җәй июнь азагында киләчәк
“Фобос” һава торышы үзәгендә яңгырлы җәй быел да кабатланмас дип өметләнәләр.
-
Бабайлар әйткән : “Чәчәк атучы миләш өстендә бал корты күче белән гөжләсә, иртәгә аяз булыр”
ҺАВА ТОРЫШЫ