Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай Заводта балаларга чын бәйрәм ясадылар

Мусабай-Завод авылында 1 июньдә каникул башлануын һәм балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. «Әй күңелле балачак!» дип исемләнгән бәйрәмдә сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Алар әлеге чарада Сабан туе уеннарын уйнадылар: капчык киеп йөгерделәр, күзне бәйләп бүләк кистеләр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балачак бәйрәменә кунакка килгән «Зур курчаклар» балаларны рәхәтләнеп биеттеләр, җырлаттылар. 
Бәйрәм ахырында һәрбер бала тәмле туңдырма белән сыйланды, төштән соң кызыклы һәм бик тә күңелле цирк карадылар. Бу көн алар өчен чын бәйрәм булды. Чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән Илмир Ямаловка, Татьяна һәм Илдар Фәссаховларга зур рәхмәт җиткерәбез.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июнь – балаларны яклау көне Мусабай-Завод