Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районын кем чүпли?

Иҗтимагый совет үзенең чираттагы утырышында районның санитар торышы, урман кырыйларының, су буйларының, агач посадкаларының чисталыгы мәсьәләсен күтәрде.

Дөрес, санитар икеайлык кысаларында бик күп эшләр башкарылды. Социаль объектларда берничә мәртәбә шимбә өмәләре узды. Авыл җирлекләрендә дә тукайлылар үзләре яшәгән территорияне чистартты. Бу уңайдан административ комиссия рейдларга да чыкты. Кисәтүләргә игътибар итмәгән тукайлыларга авыл җирлеге бюджеты файдасына штраф салынды. Соңгы вакытта юл кырыйларындагы агач посадкаларының торышына да зур игътибар бирелде.
Биредәге өмәгә һаман да шул бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре җәлеп ителә. Ләкин чүпләүчеләре алар түгел бит. Иҗтимагый совет вәкилләре әлеге мәсьәләгә халык игътибарын җәлеп итү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү кирәклеген күтәрде. Бигрәк тә бу җәһәттән район бакчачылык җәмгыяте рәисе Дмитрий Волков үзенең борчуын белдерде: «Бакча тирәләрендә кем генә, нинди генә чүп калдырмый. Алай гына да түгел, инде күптән ябылган чүплекләргә халык һаман да машина-машина көнкүреш калдыклары ыргыта. Аларны инде койма белән уратып, капкасын бикләп тә карадылар. Тик файдасы юк. Коймалары урланган, капкасы ватылган, халык шунда йөрүен дәвам итә. Ә санкцияләнгән чүплеккә чүп алып килүне алар, акча түлисе бар дигән сылтау табып, кирәксенмиләр», – диде ул. Ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов исә, алай гына да түгел, икмәк үстерәсе кара җиргә чүп ыргытып китү очрагын сөйләде.
Районда, чыннан да, ял итү урыннарында чүпле урыннар күп. Аларны тукайлылар гына түгел, ә ярты миллионлык халкы булган Яр Чаллы шәһәре дә пычрата. Табигатьтә ял итәсе килгән шәһәр кешесе кая чыга? Әлбәттә, Тукай районына чыга. Ләкин ял итү урынын чүплеккә әйләндерүчеләр дә юк түгел шул. Аларның артыннан кем җыештырырга тиешлеге генә билгесез.
Районның чисталыгын карау, саклау, бу юнәлештә төрле чаралар оештыру өчен актив яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, дигән фикер яңгырады иҗтимагый совет утырышында. Санитар десант, урман-яланнарга чыгып, ял белән хезмәтне берләштереп, үзләренең миссиясен фото һәм видеога төшереп, аларны социаль челтәрләрдә урнаштырса, башка тукайлыларда да экологик тәрбия үсәр иде. Чөнки интернетта утыручылар арасында җәмгыять эшләрендә пассив кешеләр бар. Шуңа күрә хәзерге вакытта иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан санитар акция, конкурс, флешмобларның нигезләмәсе әзерләнә башлады. Районның матурлыгы, килгән кунаклар алдында горурланып күрсәтерлек урыннары булуы безнең үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы