6 июнь 2016 яңалыклары
-
Яңа китаплар белән таныштык
27 май - Гомумроссия китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең эшләре тыгыз иде. Китапханәнең рус бүлеге дә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан очрашуга әзерләнгән, татар бүлеге дә үзенең китап сөюче дусларын яңа басылып чыккан китаплар хакында сөйләшүгә чакырган.
-
Тукай районының мәдәният бүлеге Сарапул шәһәрендә Сабантуй үткәреп кайтты (фото)
Соңгы елларда Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек, мәдәни элемтәләр шактый ныгыды. Икътисади багланышлар да үсә бара. Республикабызның һәр районы ел саен татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә сабантуйлар уздыруда катнаша. Чаллы шәһәре вәкилләре башкалабыз Мәскәүгә, Петербургка сабантуйга барсалар, Тукай районы сәнгать осталары былтыр Екатеринбург сабантуенда катнаштылар, быел исә Удмуртиянең Сарапул...
-
Район Сабантуенда китапханәчеләр мәйданчыгы да актив эшләде (фото)
Район Сабантуенда китапханәчеләргә аерым мәйданчык бирелгән иде. Алар Сабантуйга килгән һәр кешене елмаеп каршы алдылар, үзләре ясаган күргәзмәләр белән таныштырдылар: 1."Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел" - фотокүргәзмә, 2."Без Сабантуйлы халык" китап күргәзмәсе 3. Габдулла Тукайнын 130 еллыгына багышлап ясалган кул эшләре күргәзмәсе 4.Һәр авылның тарихын чагылдырган альбомнар күргәзмәсе яныннан...
-
Хәтер – сакта
Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән районның «Гиндукуш» музеенда Яр Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнары буенча әфганчылар хәрәкәтенең җитәкчеләре һәм активистлары җыелышы узды.
-
Уразага кердек
Бүген мөселманнарның изге ае - Рамазан башланды. Быел Рамазан 6 июньнән башланды. Ураза гаете 5 июльдә укылачак. Изге айда мөселманнарга исламның биш баганасының бер баскычын үтәргә - ураза тотарга мөмкинлек бирелә. Кичә кич белән Татарстан, шул исәптән Тукай районы мәчетләрендә беренче Тәравих намазлары укылды. Ә бүген, кояш чыкканнан соң, мөселманнар,...